Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Гаделләр бәйрәме

12 гыйнвар – Прокуратура хезмәткәрләре көне

Илебезнең прокуратура хезмәткәрләре ел башында ук үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Россия Федерациясе прокуратурасы көне – ул гаделлек өчен көрәшүчеләр бәйрәме.

– Халык безгә күбрәк ышана башладымы, мөрәҗәгать итүчеләр саны 2018 елда кисәк кенә артты. Узган ел халыктан 434 гариза керде. Аның 168е икътисад өлкәсенә кагылышлы. 249ы – кеше хокукларына бәйле. Без инде, үз чиратыбызда, кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гадел карарлар чыгарабыз. Прокуратурага кергән бер генә гариза да игътибарсыз калмый, мин аларның һәммәсе белән үзем танышам, – ди Мөслим районы прокуроры Данис Әхмәтҗанов.

“Закон сагында торучыларның эше җиңел, киемнәре матур”, – дияргә ярата кайберәүләр. Катлаулы мәсьәләләрне хәл итеп, гражданнарның хокукларын, мәнфәгатьләрен яклап, суд юлларын аз таптамый алар. Прокурор урынбасары Рамил Мөхсинов, прокурор ярдәмчесе Илвир Бәхтиевка катлаулы, четерекле мәсьәләләрне хәл итәргә сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактый.

– Прокуратура хезмәткәрләренең вазыйфасы – принципиальлек, төгәллек таләп итә. Халыкны борчыган һәр мәсьәлә – безнең күз уңында. Хезмәт хакларын вакытында түләү, балаларны, инвалидларны, кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең, пенсионерларның мәнфәгатьләрен яклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, җинаятьчелек, коррупция һәм террорчылыкка каршы көрәш һәрдаим игътибар үзәгендә, – ди прокурор.

 Район прокуроры билгеләп үткәнчә, хокук бозуларның күпчелеге хезмәт хакы өлкәсендә күзәтелә. Эш бирүчеләр кул астындагыларга хезмәт хакын кичектереп түли яисә бөтенләй түләми. РФ Хезмәт кодексында эш бирүченең айга ике тапкырдан да ким булмаган срокта хезмәт хакы түләргә тиешлеге әйтелгән. Тиешле акчасын үз вакытында ала алмый интегүчеләр булса, кичекмәстән андыйларга район прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә хокук сагында торучылар.

– Гражданнарның иреген дә, хокукларын да без якларга һәм сакларга бурычлы. Җинаятьчелек белән көрәштә, шул исәптән хакимият органнары эшчәнлеген күзәтүдә дә төп рольне прокуратура хезмәткәрләре башкара. Максатыбыз – район территориясендә тәртип булдыру, – ди прокурор Данис Әхмәтҗанов

Прокуратура ишекләре һәркемгә ачык. Гражданнар бирегә үзләренең гаризалары белән дә, законны аңлатуны сорап та килә алалар. Гаризалар, прокуратурада теркәлгәннән соң – 30 көннән дә соң булмаган вакыт аралыгында, ә инде өстәмә өйрәнү һәм тикшерү кирәк булмаганнары 15 көндә хәл ителә.

Җир йөзендә гаделлек, бер-береңә ышаныч булганда гына яшәүләре матур, рәхәт бит ул. Иминлегебезне тәэмин итүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, тынгысыз һәм җаваплы эшләрендә уңышлар телибез!

Лилия Шәймиева.

Рәсемдә: прокурор Данис Әхмәтҗанов, прокурор урынбасары Рамил Мөхсинов, прокурор ярдәмчесе Илвир Бәхтиев, әйдәүче белгеч Гөлназ Биккинина, шофер Рушан Садриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама