Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Эшлекле киңәшмә

Мөслим муниципаль район Башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.

11 сентябрьдә Россияда Бердәм сайлау көне үтте. Районда 8 буш округка депутатлар сайланды. Әлеге округларга кергән 1866 кешеген 85% ты (1591 кеше) сайлауда катнашты. 15 сентябрь көнне 5 авыл җирлегендә Сессияләр үтте һәм түбәндәге депутатлар җирлек башлыклары итеп сайландылар. Шушы уңайдан яңа вазыйфага билгеләнүчеләр тәкъдим ителде.
• Баланлы авыл җирлеге - Илгизә Гыйльфанова;
• Вәрәшбаш авыл җирлеге - Зөлфия Галиева;
• Мәллә Тамак авыл җирлеге - Рузилә Насифуллина;
• Михайловка авыл җирлеге - Нажима Ращупкина;
• Метрәй авыл җирлеге - Илдус Шамгунов.
Гөлсем Миннуллина – гражданнар оборонасы белгече итеп билгеләнде.
Район башлыгы Альберт Хуҗин районда җылыту сезоны башлануны билгеләп үтте.
Берничә көн эчендә җылылыкны барлык социаль объектларга да бирү күздә тотыла.

Районда урып җыю эшләре буенча  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Валиев, ягулык сезонына әзерлек, коммуналь түләүләр буенча – инфраструктур үсеш буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов, “Авыл утлары газетасына 2023 елның беренчеяртыеллыгына язылу буенча  баш редактор Римма Афзалова чыгышлары тыңланды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев