Эшлекле дүшәмбе
Район башлыгы катнашында җитәкчелекнең киңәйтелгән киңәшмәсе үтте.
Район башлыгы Альберт Хуҗин үткән чараларга күзәтү ясап, киләсе атналарга булган планнарга тукталды.
Тәбрикләнүчеләр:
Лениза Камалова – озак еллар намуслы хезмәте һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. ("Ак Барс" банк хезмәткәре)
Яңа вазыйфага билгеләнүчеләр:
Демидов Рафаэль Тимофеевич – “Мизгел” яшьләр үзәге директоры итеп билгеләнде.
Чыгыш ясаучылар:
1. Райондагы оператив хәл буенча: Альберт Шакиров;
2. Бюджетка караган оешмаларга яңа компьютер программасы кую буенча: Мансур Нәбиев;
3. 15-17 мартта үтәчәк РФ Президенты сайлауларына әзерлек буенча: Азат Әхмәтҗанов.
Үтәчәк чаралар:
5-6.03 – Мөслимдә “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Республика зона туры;
7.03 – 8 Март халыкара хатын-кызлар көне.
Актуаль мәсәләләр:
• Язгы ташуга әзерлек эшләрен башлау;
• Юлларда, тротуарларда бозлавык булдырмау;
• Үзара салым җыю;
• Сайлауларга әзерлек.
Фото - администрациянең матбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев