Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Эшмәкәрлеккә – яшел юл

Районда “2019-2023 елларга Мөслим муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү” программасы эшләнде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Ильясов белән әңгәмәбез әлеге Программа, аның максатлары, көтелгән нәтиҗәләр турында. 

– Рөстәм Алмазович, район икътисадында кече һәм урта эшмәкәрлек нинди урын алып тора? 
– Хәзерге вакытта кече предприятиеләр район икътисадының барлык тармакларында да эшчәнлек алып бара. Бездә җитештерү белән шөгыльләнүче 396 эшмәкәр теркәлгән. Кече предприятиеләрнең күпчелеге – ваклап һәм күпләп сату өлкәсенә, авыл хуҗалыгына туры килә. 2018 елда кече һәм урта эшмәкәрлек әйләнеше 2 млрд 750 млн сум тәшкил итте. Районның эчке территориаль продуктында кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше – 39,8%, (республикада – 25,6%) алып тора. 
– Программада эшмәкәрләр өчен нинди ярдәм каралган? 
– Чыгымнарны киметү, инвестицион проектлар өчен финанс ресурсларының чыгарылуын киметү максатларында финанс һәм консультацион ярдәм чаралары билгеләнгән: 
– яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүгә субсидияләр; 
– билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнарны да кертеп, эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте; 
– салымнар буенча ташламалар, җир һәм милек өчен аренда түләвеннән азат итү. 
Югарыда санап үтелгән чараларны гамәлгә ашыру эшмәкәрлек үсешенең нигезен тәшкил итәчәк. Районда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары үсешенә карата түбәндәге тармак өстенлекләре билгеләнә: 
– җитештерү эшчәнлеге; 
– авыл хуҗалыгы; 
– туризм инфраструктурасын үстерү, кунакханә бизнесы; 
– икенчел чимал эшкәртү, табигатьтән рациональ файдалану. 
– Программаның максатлары нәрсәдән гыйбарәт? 
– Беренче чиратта районның тулай территориаль продуктында эшмәкәрлек секторы өлешен арттыру максаты куела. Ягъни район бюджетына салымнар һәм башка түләүләр керемен, кече һәм урта эшмәкәрлекнең конкурентлык сәләтен, кече бизнес өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр санын арттыру; авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту; авыл җирлегендә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру; туризмны үстерү өчен уңайлы оештыру-хокукый һәм икътисади шартлар тудыру буенча эшләргә кирәк. 
– Программаның төп чаралары турында аңлатып китсәгез иде. 
– Беренче чара – авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда керемне арттыру өчен үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсен үстерү планлаштырыла. Үсемлекчелек өлешендә – 2019 елның апрелендә шәхси хуҗалыклар өчен орлыклар сатып алуга гаризалар җыю, әзер бизнес-пакетлар белән орлык сатучыларны чакыру күздә тотыла. Район хисабыннан өстәмә рәвештә 500 мең сум күләмендә финанслау каралган. Шәхси хуҗалыклар һәм “Мөслим районы кулланучылар җәмгыяте” арасында килешүләр төзелә. Шәхси хуҗалыклар алынган орлык хисабына сентябрь аенда әзер продукцияне кире кайтаралар. Җәмгыять үз чиратында продукцияне урнаштыруны тәэмин итәчәк. 
Терлекчелек өлкәсендә исә территориаль үсеш бүлеге ярдәмендә, штаб белән берлектә документларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына алып бару, республика грантлары буенча консультация ярдәме күрсәтү планлаштырыла. Шәхси хуҗалыкларда терлекчелекне үстерү белән кызыксынуны арттыру максатында һәр квартал саен төрле номинацияләр буенча конкурслар үткәрү, муниципаль бюджеттан елына 200 мең сум акча бүлеп бирү булачак. 
Шулай ук крестьян-фермер хуҗалыкларын, авыл хуҗалыгы кооперативларын, эшмәкәрлек буларак авыл туризмын үстерү буенча конкрет чаралар билгеләнде. Районда 2023 елга кадәр сәнәгать мәйданчыкларын үстерү; ташламалы нигездә җир участоклары тәкъдим итү; резидентларның бизнес-проектларын алып бару, ярдәм күрсәтү планлаштырыла. 
2023 елга кадәр “Бизнес-класс” булдырып, яшьләр эшкуарлыгын үстерү өчен яшьләр арасында эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштырырга кирәк. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен уен һәм тренинглар үткәрү; яшьләрне белем бирү курсларына чакыру; яшь эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме һәм бизнес-проектлар турында мәгълүмат бирү шарт. Яшьләрне эшмәкәрлеккә җәлеп иткәндә, дәүләт программалары турында мәгълүмат бирү; үз предприятиеләрен ачарга теләүче яшьләр белән уңышлы эшмәкәрләр, бизнес һәм хакимият вәкилләре катнашында конференцияләр үткәрү, эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару сәләте булган яшьләрне сайлап алу, яшь кешеләргә бизнес алып бару күнекмәләрен үстерү максатында профильле укыту планлаштырыла. 
– Программадан нинди нәтиҗә көтәргә? 
– Программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә районда кече һәм урта эшмәкәрлек өчен уңай климат барлыкка килер; яңа җитештерү өлкәләре булдырылыр; халыкның мәшгульлеге һәм керемнәре артыр; конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерелер, дип фаразлана. Шул ук вакытта Программаны икътисади үсешкә, кече бизнес өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр санын арттыруга, яңа эш урыннары барлыкка килүгә, халыкка уңайлы яшәү шартлары булдыруга ярдәм итәр, дип ышанам. 

Әңгәмәдәш – Мөнирә Арсланова.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев