Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Эшмәкәрлек – икътисад нигезе

Чәршәмбе көнне Мөслимгә эш визиты белән ТР икътисад министры Фәрит Абдулганиев килде. Министр район башлыгы Рамил Муллин озатуында җитештерү объектларында булды, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр һәм эшмәкәрләр белән очрашты.

Нәрсәсе сөенечле: Мөслимдә халык зур омтылышлар, олы планнар белән яши. Шәхси эшмәкәрләрне бүген бер сорау борчый: биржа мәйданчыгына керүнең файдасы булырмы һәм товарны экспортка чыгарганда министрлыктан нинди ярдәм күрсәтелергә мөмкин? Без барлык сорауларга да җавап бирә алдык, дип уйлыйм. Төрле күргәзмәләрдә катнашуның шактый файдасы бар – бездән субсидияләр бирелә. Коммерцияләштерүнең уңай күренеш булуын да аңлый райондагы үзмәшгульләр. Барлык ысуллар белән табыш алуга юнәлтелгән әлеге эшчәнлек зур базарга чыгуга беренче адымнар булып тора, коммерция предприятиеләре санын арттыруга да булыша, – диде Фәрит Абдулганиев.
“Электроарматура” җәмгыяте җитәкчесе Игорь Бубеков, үзмәшгульләргә ярдәм программасында катнашып, җитештерүне тагын да киңәйтергә теләвен әйтте. “Агромастер” җитештерү компаниясендә делегация заманча авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү процессы белән танышты. Очрашу “Август-Мөслим” агрофирмасында дәвам итте. Министр биредәге энергоресурс саклаучы егәрле техникаларга, игенчелек тармагында кулланылучы яңа технологияләргә уңай бәя бирде. ТР Икътисад министрлыгының кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итү буенча яңа программа эшли башлаячагын да әйтте. Эшмәкәрләргә ярдәм итү максатын күздә тотучы әлеге программа 3 октябрьдән эшли дә башлады.
– Яңа программа эшмәкәрләрне кредитлар буенча процент йөкләмәләреннән азат итәчәк. Ул эшмәкәрләргә Россия банклары биргән кредитлар буенча процентларны түләүгә субсидияләр бирүне күздә тота. Бер кешегә субсидиянең иң чик күләме елына 10 млн сум тәшкил итә. Программаның уникальлеге шунда – кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнар тулысынча кайтарылачак. Субсидиягә кече һәм урта бизнес вәкилләре, идарәче компанияләр һәм сәнәгать парклары дәгъва итә ала, – диде министр.
Җирлегебездә җитештерелүче продукциянең республика һәм Россия базарларына чыгарылуы безнең өчен яңалык түгел инде. Эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, җитештерү кооперативлары өчен икътисад министры белән очрашу бик файдалы булды. Фәрит Абдулганиев билгеләп үткәнчә, җирлекнең киләчәге бар һәм ул эшкуарлар кулында. Министр сүзләре белән әйтсәк, эшмәкәрлек ул – икътисад нигезе. Беренче адымнарын ясаган эшкуарга министрлыкның ярдәм итәргә атлыгып торуы үз эшен ачарга ниятләүчеләргә канатлар куячак. Ярдәм булганда, кемнең табыш аласы килмәсен?!
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X