Эшлим дисәң, эш бар ул...
Районның халык мәшгульлеге үзәге вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Чарага Мөслим һәм күрше-тирә районнарның эшче-хезмәткәрләргә ихтыяҗы булган оешма-предприятиеләре чакырылган иде. Район мәдәният йортында узган чарада катнашучылар эш урыннары, хезмәт хаклары, эшләү тәртибе белән якыннан танышты.
Эш урыннары ярминкәсендә 106 вакансия тәкъдим ителде. Эшсезлек проблемасы бик күпләрне борчыйдыр бүген. Социаль челтәрләрдә дә “эш эзлим”, “көнлек эш кирәк” дигән белдерүләргә еш тап булабыз. Таныш-белеше дә: “Берәр кайда эш юк микән?” дип сораштыра. Ай саен хезмәт хакы алсак та, чираттагысын ут йотып көтеп алабыз. Кайчагында бурычка да керергә туры килә. Балалы кешенең бит әле бакча өчен түлисе, памперсын, кием-салымын, башкасын аласы да бар. Эше булмаганнар ничек көн күрә дә, ашау-эчүгә, түләүләргә акчаны ничек җиткерә икән?
– Балалар үстерү, өй салу кебек мәшәкатьләрне җиңдек дигәндә генә, эшсез калдым. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә исәпкә басарга да әллә ничек кыен тоелган иде. Вакансияләр ярминкәсе үткәрү бик отышлы. Ләкин файдасы күбрәк шул район үзәгендә яшәүчеләр өчен диясем килә. Ник дисәң, нигездә Мөслимдәге оешма-предприятиеләргә эшче-хезмәткәрләр сорыйлар. Ерак авыллардан Мөслимгә йөреп эшләү уңайсызрак шул, – ди Үрәзмәт авылында гомер итүче Шәрип Шакиров.
Мәшгульлек үзәгенә эш сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе – гаиләле, балалы кешеләр. Соңгы ике айда үзәктә эшсезләр армиясенең артуы күзәтелә. “Таттелеком” җәмгыятендә күпләп кыскартулар булды. “Август-Мөслим” агрофирмасыннан да шактый кеше килгән. Эш эзләүчеләр арасында югары һәм урта һөнәри белемле райондашларыбыз да байтак.
– Безнең көчтән килсә, бер генә кешене дә эшсез тотмас идек. Мөрәҗәгать итүчеләргә эш табып бирү – зур сөенеч. Кайберәүләр чарасызлыктан килә: читкә эшкә чыгып китә алмыйлар, гаиләләре ишле, балалары күп. Без андыйларга уңайлы вариантлар тәкъдим итәргә тырышабыз, – ди районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов.
Вакансияләр ярминкәсендә бухгалтерлар, икътисадчылар, кибетчеләр, шоферлар аз түгел иде. “Август” җәмгыятенең Мөслим элеваторы, “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте, төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе, “Экомилк” җәмгыяте, “Фаиза” кооперативы, “Бәширов” кошчылык фермасы, район үзәк хастаханәсеннән эш урыннары тәкъдим иттеләр. Авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына – фельдшерлар, поликлиникага һәм хастаханәгә хирурглар кирәклеге дә әйтелде.
Эш сорап килүчеләрнең күпчелеге – ир-атлар. Тәҗрибәләре булмаса да, бөтенләй ят эшкә барырга да ризалыкларын белдерүчеләр булды. Кайчандыр вакытында хезмәт хакы ала алмаган өчен эштән китәргә мәҗбүр булган бер райондашыбыз кабат элекке оешмасына – Мөслим элеваторына эшкә керергә теләк белдерде. Оешма-предприятиеләрнең кадрлар бүлеге җитәкчеләре үзләрендә булган вакансияле урыннар, аларның өстенлекләре белән таныштырды. “Эш башыннан түләү” дигән әйбер генә бик ошап бетмәде залдагыларга, конкрет хезмәт хакын сорадылар. Алда саналган оешмалар 15-20 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итә. Актаныш районының Чуракай авылындагы “Алга” колхозы вәкиле дә мөслимлеләрне эшкә чакырды. Колхозга механизаторлар, көтүчеләр, сыер савучыларны чакыра ут-күршеләребез. Мөслим элеваторына даими эшкә – үлчәүчеләр һәм тракторчылар, сезонлы эшкә ашлык киптерүчеләр кирәк.
Ярминкәдә иң югары хезмәт хакын Мөслимнең хуҗалыкара төзелеш оешмасы белән “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе тәкъдим итте. Беренчесенә – ташчылар, шоферлар, икенчесенә грейдерчы һәм участок җитәкчесе кирәк. Участок җитәкчесе дигәч тә, йомшак кәнәфидә ял итеп утырырга түгел! Урамдагы матурлыкны, төзеклекне саклаучы, кул астындагыларны эшләтә белүче, үзе дә эш сөя торган кеше кирәк! Әмәкәй авылында кошчылык белән шөгыльләнүче Илназ Бәширов шофер вакансиясе тәкъдим итте. Бүген биредә 5 кеше үзенә эш урыны тапкан. Ел да 30 мең бройлер, 5 мең баш каз үстереп сатучы фермер эшен тагын да киңәйтергә планлаштыра. Бу җәйдә фермалар төзергә ниятли. Димәк, төзүчеләр дә кирәк булачак. Фермер эшчеләрне иртәнге сәгать 7дә алып китеп, кичке 4тә китереп кую мөмкинлеге булуын да әйтте.
“Экомилк” җәмгыяте дә шоферларга кытлык кичерә икән. ГАЗ-53 машиналарына шофер булмасмы, дип килгән оешма вәкиле. Оешмага эш тәҗрибәсе булган юрист, коры цехка вакуумчы, вакуум аппаратын чистартучы кирәк. Фураларны юарга җиңел гәүдәле егет-кызларны да эшкә чакырдылар. Шулай ук Башкортостан, Удмуртия, Бакалы якларына сөт ташучы зур йөк машиналарына да шоферлар кирәк. Километрына 4 сум 40 тиеннән түләнә, диләр. “Тиеннәр генә булса да, озын чакрымнардан шактый җыелырга тиеш акча. Әллә тәвәкәллибезме?” – диде залда утыручы бер абый күршесенә.Ярминкәгә үзе өчен түгел, балалары, күршесе өчен эш белешеп килүчеләр дә байтак иде.
– Эшлим дигән кешегә эш бетмидер инде ул. Яшьләр хәзер “артык акыллы”, бөтен тәкъдимгә дә “риза” дип утырмыйлар. Бик уйлап кына эш итәләр. Озын берлек эзләп, шәһәргә дә чыгып китәләр, ләкин барыбер әйләнеп кайталар. Бөтен кеше дә еракка юл яра алмый, – диде Мөслимдә гомер итүче Илдус Шакиров.
Хактан да, ярминкәдә эш тәкъдим итүчеләрне “сырып” алучылар булмады. Кайберләре яңалыкларны “мыегына чорнап куйды”, икенчеләре ишетте дә онытты кебек. Бер уйласаң, аларны аңларга да була. Берәүләр эшне үз белгечлекләре буенча табарга теләсә, икенчеләре эш урынының өенә ни дәрәҗәдә ераклыгын да, йөрергә уңайлы булуын да, хезмәт хакын да карый. Ләкин тормыш итү өчен эш урының булу шарт. Әлеге ярминкәгә эш өмет итеп килгән райондашларыбыз эшле дә, ашлы да булсын иде.
Лилия Шәймиева.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев