Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ерак араны якын итеп

“ТАТМЕДИА” АҖ төзелүгә 15 ел тулу уңаеннан Байлар Сабасында Медиа Сабантуй оештырылды.

 ТАТМЕДИАтарихында берен­че тапкыр журналистлар Сабан туе оештырылды. Сабан туенда 600дән артык журналист катнашты. “Бәйрәм саен нәрсәдер төшерәбез, язабыз. Бүген үзебез бәйрәм итик әле”, – диде “Татмедиа” Респу­блика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Медиа Сабантуйда ТР Президен­ты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнаш­ты. “Туган телне саклау мәсьәләсендә эшне сездән башка күз алдына китерә алмыйм, – диде Марат Әхмәтов, жур­налистларга мөрәҗәгать итеп. – Эше­без матур гына башланды. Нәтиҗәләр турында сөйләргә иртә әле. Сезнең белән бергә үлчәүгә салып булмый торган рухи кыйммәтләр турында сөйләргә кирәк булачак”. Бәйрәмнең инициаторы – “Татмедиа” АҖ гене­раль директоры Шамил Садыйков Татарстан Республикасы тормышын “Татмедиа”сыз күз алдына да китереп булмавын билгеләп үтте һәм журна­листларга рәхмәтен җиткерде.

“ТАТМЕДИА” АҖ 2007нче елның 1 октябрендә Татарстан Республикасының беренче Прези­денты Минтимер Шәймиев указы белән оеша. Хәзерге вакытта ул Та­тарстанда иң зур региональ медиа­компания санала. “ТАТМЕДИА” АҖ 65 филиалны берләштерә. Район, шәһәр һәм республика күләмендә нәшер ителүче басма матбугат чара­ларында, телерадиокомпанияләрдә, “Татар-информ” матбугат агентлы­гы һәм “Идел-Пресс” полиграфия- нәшрият комплексында җәмгысе 1685 хезмәткәр эшли. Акционерлык җәмгыятенең медиаресурсына 98 район, шәһәр һәм республика газе­тасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 ра­диоканал, интернет челтәрендә 79 сайт һәм социаль челтәрләрдә 350дән артык профиль керә. Газеталар та­тар, рус, чуаш һәм удмурт телләрендә нәшер ителә. 42 газета – рус телендә, 50 газета – татар телендә, 5 газета – чуаш телендә һәм 1 газета удмурт телендә чыга. Бер журнал (“Казань”) – русча, унысы – татарча, өчесе (“Та­тарстан”, “Идель”, “Чаян”) татар һәм рус телләрендә дөнья күрә. Телера­диотапшырулар республикабызның ике дәүләт телендә дә алып барыла.

“ТАТМЕДИА” АҖнә караган бар­лык басма матбугатның гомуми ти­ражы – 270509 данә. “ТАТМЕДИА” АҖ Россия Федерациясенең 14 төбәгендә нәшер ителүче 19 басманың кушым­тасы рәвешендә таралучы “Без бергә” газетасының учредителе дә булып тора.

“Татар-информ” мәгълүмат агент­лыгы һәм район, шәһәр, республика мәгълүмат чараларының 78 сайты “ТАТМЕДИА”ның интернет мәгълүмат чарасы булып санала. 2021 елда “ТАТМЕДИА” АҖенә кергән барлык мәгълүмат чаралары сайтларының уникаль караучылары 74 360 537 кеше тәшкил итте.

“ТАТМЕДИА”ның Telegram-каналы – холдингның иң зур Telegram- каналы. Аңа 26,1 мең кеше языл­ган. Әлеге электрон ресурс 2019 елның августында барлыкка килде. Медиакомпаниягә караган Telegram- каналларга язылучыларның гомуми саны – 105 мең кеше.

“ТАТМЕДИА” АҖенә караган филиалларның социаль челтәрләренә язылучыларның гомуми саны – 3,7 млн кеше.

Медиа Сабантуйда да журналист­лар эштән аерылмады, шул ук вакыт­та көн дәвамында төрле ярышларда катнашты. Көянтә белән су ташу, ка­шыкка йомырка салып йөгерү, авыш баганага менү, капчык сугышы ке­бек милли уеннар белән бергә заман­ча бәйгеләр (ласты киеп йөгерү, сумо көрәше, утын кисү һ.б.) дә оештырыл­ды. Гер күтәрү, турникта күтәрелү, аркан тарту кебек спорт ярышлары да булды. Мөслим-информ кызла­ры бәйгеләрнең һәркайсында көчен сынады. Чыннан да көчле икәнбез (дөресрәге, бердәмлек һәм үҗәтлек нәтиҗәсе): аркан тартуда өченче урынга чыктык! Милли уеннарда да безнекеләргә тиңнәр булмагандыр. Бердән, катнашмаган бәйге калма­ды. Икенчедән, җитезлектә тиңе бул­маган кызларыбыз һәр бәйгедә при­злы урын алды.

Көч таләп итә тор­ган ярышларның гомуми нәтиҗәсе буенча Медиа Са­бантуйда иң актив катна­шучы исемен Нурлат-ин­форм алды. Волейбол яры­шында “Ялкын” һәм “Казан утлары” журналларының берләштерелгән команда­сы җиңү яулады. Сабантуйны милли көрәштән башка күз ал­дына да китереп булмый. Ме­диа Сабан туенда баш батыр исемен “Шәһри Казан” газета­сыннан Фәрит Салихов алды.

Күңел ачып кына калмадык. “Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе нәтиҗәләре. “Тат­медиа” АҖ басма мәгълүмат чараларының милли про­ектларны тормышка ашыру­да тәҗрибәсен тәкъдир итү” темасына баш мөхәррирләр белән түгәрәк өстәл дә оеш­тырылды.

– Мәгълүмат чыганакла­ры бихисап күп. Бу очракта үзегезнең ихтыяҗны саклап калып, тамашачыга, укучы­га кирәк булып яшәү җиңел түгел. Сез – ярышка чык­кан ат кебек: тукталдыңмы – төшеп каласың. Сез һәрчак алда һәм даими эзләнүдә бу­лырга тиеш, – диде Марат Әхмәтов. – Сез укучыга нәрсә кирәк булуын да белергә тиеш. Укучы белән бергә бул­ганда гына яңа юнәлешләр, яңа проектлар таба алачак­сыз. Укучы белән мәгълүмат җиткерүче бергә булганда, һичшиксез, тормыш матурла­начак. Гамәлдәге проектларны күрдем, хәзер тагын да колач­лыраклары кирәк. Телгә, дус­лыкка, милли традицияләргә, яшәү рәвешенә сәламәт йо­гынты ясый торган проектлар эзләгез. Без сезгә ярдәм итәргә риза, финанс ресурсларын та­барбыз.

Җитәкчебез Шамил Са­дыйков әйткәнчә, журна­лист тәүлек әйләнәсе эшли. Бу безнең яшәү рәвеше. Без көн саен яңа кешеләр белән очрашабыз, яңалыкларны беренчеләрдән булып беләбез. Безнең арада булырга, креатив һәм бердәм “ТАТМЕДИА” ко­мандасында эшләргә теләгегез булса, хәбәр бирегез!

Салават Камалетдинов фотосы. “ТАТАР-ИНФОРМ”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуйлар дәвам итә