Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Ел хәйриячесе - 2014"

25 март көнне Казанда "Ел хәйриячесе-2014" республика конкурсы җиңүчеләрен котлау чарасы булды. Быел конкурс 8 нче тапкыр уздырылды. Җиңүчеләрне ТР Президенты вазыйфасын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тәбрикләде. Әлеге чарада Мөслим муниципаль районыннан башкарма комитет җитәкчесе...

Тантана башында Рөстәм Миңнеханов, рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, Бөек Ватан сугышы ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медальләрен тапшырды. "Бүген безнең республика өчен бик мөһим чара. Менә инде 8 нче тапкыр рәттән шулай җыелу традициягә әверелде. Бу вакыт эчендә республикада бик зур эшләр эшләнелде. Хәйриячелек уллыкка һәм кызлыкка бала алучыларга да, күп балалы гаиләләргә дә, республика өчен мөһим булган тарихи объектларны торгызуга да кагыла. Бик күп мәсьәләләр хәйриячелек ярдәме белән чишелә. Әлеге проектлар нәтиҗәсендә, 22 миллиард сум акча файдаланылган. Барлык хыяллар да тормышка ашсын өчен икътисадның куәтле булуы шарт. Шуңа да җитәкчеләргә, товар җитештерүчеләргә, эшмәкәрләргә, бизнес вәкилләрен һәм башка кешенең кайгысына битараф калмаган гади кешеләрнең барысына да рәхмәт әйтәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм алга таба да әлеге юнәлешне үстерү буенча эш алып барылачагын әйтте.

Рәсми чыгышлар, җыр-биюләр белән үрелеп барган тантанада кече, урта, эре сәнәгать оешмалары, кече бизнес вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган оешмалар, хәйрия фондлары вәкилләренә һәм физик затларга - барлыгы 61 кешегә дипломнар тапшырылды. Якташыбыз Рәшит Хәбиров җитәкләгән "Алабугадорстрой" ҖЧҖ Елгабаш авылында социаль объект төзеп, конкурста җиңүче булды. Мөслимнән тәрбиягә күп бала алган Җәүһәрия һәм Тимерхан Нургалиевлар 50 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев