Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

#Эковесна - Чисталык икеайлыгы кысаларында бәйрәм чарасы узды

Татарстан Республикасы тарафыннан игълан ителгән чисталык икеайлыгына Мөслим районы да бик теләп кушылды. 1 апрельдән башланган территорияләрне чистарту, җыештыру эшендә оешма-предприятие, мәктәпләр актив катнаштылар. Акциянең бер өлешенә йомгак ясау максатыннан, 29 апрельдә, мәдәният йорты каршында мәктәп укучылары, оешма-учреждение хезмәткәрләре катнашында зур чара оештырылды. Анда ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының...

Татарстан Республикасы тарафыннан игълан ителгән чисталык икеайлыгына Мөслим районы да бик теләп кушылды. 1 апрельдән башланган территорияләрне чистарту, җыештыру эшендә оешма-предприятие, мәктәпләр актив катнаштылар.

Акциянең бер өлешенә йомгак ясау максатыннан, 29 апрельдә, мәдәният йорты каршында мәктәп укучылары, оешма-учреждение хезмәткәрләре катнашында зур чара оештырылды. Анда ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының координация һәм планлаштыру бүлеге начальнигы Максим Михайлов, ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының "Ык буе территориаль идарәсе" начальнигы Хәлил Мөстәкыймов катнашты.

Район Советы аппарат җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов чараны ачып, чисталык икеайлыгында актив катнашкан җитәкчеләргә, укучыларга рәхмәт белдерде. "Мөслимебез көннән-көн матурлана, чистара. Районыбызга кайткан кунаклар җирлегебезгә сокланып китәләр. Без атна саен өмәләр уздырабыз, "Экояз" акциясендә актив катнашабыз", диде ул.

"Ык буе территориаль идарәсе" начальнигы Хәлил Салихович экологияне саклауда өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтен җиткерде. "Экологик гаилә", "Экологик мәктәп", "Экологик предприятие" бәйгеләрендә катнашырга чакырды. Экология министры исеменнән изге теләкләрен җиткерде. ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан оештырылган "Экояз-2016" бәйгесе җиңүчеләренә министрлыкның мактау кәгазьләрен һәм кыйммәтле бүләкләрен тапшырды. Ел дәвамында иң күп макулатура, пластик шешә җыюда җиңгәннәрне, #ЧистаМөслим, икеайлыкта актив катнашканнарны район Башкарма комитеты грамоталар, сертификатлар белән бүләкләде.

Чара төрле уеннар, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X