Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Демография" проекты һәрьяклап кайгырта

Мөслимдә милли проектлар кысаларында алты юнәлештә эш башкарылачагын хәбәр иткән идек инде. Шул юнәлешләрнең берсе – “Демография” милли проекты җирлегебез өчен зур әһәмияткә ия.

Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә 13милли проект расланган, төбәкләр өчен уникесе – гамәлдә. Милли проектларны гамәлгә ашыру өчен финанс средстволарының 81 процентын федераль бюджет күчерә, 19 проценты республика казнасыннан алынырга тиеш. “Татарстанда әлеге максатларга 2019-2021 елларда 44,6 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.

Милли проектлар 2024 елга кадәр дәвам итәчәк һәм финанслау суммасы елдан-ел артачак” – диде ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәмәтшин.

Аның сүзләренчә, әлеге проектларның тормышка ашырылуы – зур эшнең башы. Алар шәһәр һәм районнарның кыяфәтен үзгәртә, халыкның яшәү шартларын яхшырта.

– Социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен беркайчан да шулкадәр күләмдә чаралар бүленмәде. Шушы илкүләм проектларның барысында да катнашу – төбәкләр җаваплылыгында, – дип белдерде Дәүләт Советы рәисе.

“Демография” мили проекты юнәлешендә 2019 елда республикада дүрт юнәлештә төбәк проектлары эшләячәк һәм аларга республикадан финанс ярдәме каралган:

- “Өлкән буын” – 546млн. сум;

- “Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү” – өч яшькә кадәрле балаларга мәктәпкәчә белем бирү өчен мөмкинлекләр тудыру – 4232 млн. сум;

- “Спорт – тормыш нормасы” – 851 млн.сум;

- “Бала тугач,гаиләләргә ярдәм итү” –1310 млн. сум

“Демография” милли проектының мөһим юнәлешләреннән берсе

–пенсия алды яшендәге гражданнарга өстәмә һөнәри белем бирү.

Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә эшләүче өч хезмәткәр

әлеге юнәлештә өстәмә белем ала.

– Әлеге юнәлеш пенсия яше якынлашучы гражданнарга яңа һөнәр

үзләштерергә яисә эш урынында яңа вазыйфалар башкарырга ярдәм

итәчәк. Мондый укулар алдагы елларда да булачак. Шуның нигезендә

пенсия алды яшендәге мөслимлеләргә яңа мөмкинлекләр ачылыр, дип уйлыйбыз,– ди район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Дамир

Мөхәмәтдинов.

“Спорт – тормыш нормасы” проекты ярдәмендә Мөслимебездә яшәүче

спорт сөючеләр өчен тагын бер мөмкинлек артачак – ГТО нормативларын тапшыру һәм аңа әзерләнү өчен мәйданчык ясалачак.

Бу хакта безгә район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе

Илшат Яббаров хәбәр итте:

– Берничә дистә еллар дәвамында онытылып торган ГТО нормативларын тапшыруның кире кайтарылуы г р а ж д а н н а р ы б ы з н ы ң сәламәтлеген кайгыртуда зур адым булып тора. Оешма-п р е д п р и я т и е л ә р д ә

эшләүчеләр, ГТО нормативларын тапшырып, сәламәт булуларын,

спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә битараф булмауларын раслыйлар. “Спорт– тормыш нормасы” проекты ярдәмендә “Яшьлек” спорт комплексында ГТО нормативларын тапшыру өчен махсус мәйданчык

урнаштырылачак. Бу – сәламәтлегебезне һәрдаим кайгырту өчен тагын бер мөмкинлек.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге башкарма комите-

ты җитәкчесе Сәвия Хәбирова да мили проектларның районыбызда яшәүчеләр өчен эшләвен билгеләп үтте:

– Республикакүләм милли проектлар җирлекләрдә чишелми яткан күп кенә

мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Районыбызда алты юнәлештә тормышка ашырылучы проектлар мөслимлеләргә тагын да уңайлы яшәү шартлары һәм яңа мөмкинлекләр бирәчәк.

“ Ф о т о к о н т р о л ь . Илкүләм проектлар-2019” акциясе илкүләм проектларның кайсы район-шәһәрдә ничек тормышка ашырылуын күрергә ярдәм итә. Төзелүче объектны һәркем атна саен фотога төшерә ала. Фотосурәтләрне акцияне оештыручыларның np.photomat@yandex.ru почтасына җибәрергә кирәк. Алга таба фото VMESTE.TATAR интернет-порталына эләгәчәк.Теләгән һәркем алар белән таныша,Татарстанның һәр районында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында мәгълүматларны белә алачаклар.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.                        16+

Римма Афзалова фотосы.                

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев