Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Читтән бәхет эзләмичә

Оешма-предприятиеләргә экскурсиягә алып бару, ачык ишекләр көннәре уздыру да һөнәрләр турында күбрәк мәгълүмат алырга ярдәм итә.

Оешма-предприятиеләргә экскурсиягә алып бару, ачык ишекләр көннәре уздыру да һөнәрләр турында күбрәк мәгълүмат алырга ярдәм итә. 16 октябрь көнне “Агромастер” җитештерү компаниясе авыл мәктәпләренең 8-9 класс укучыларын кабул итте. Чара “Минем һөнәр – минем киләчәк” исемле профиль буенча ориентлашу программасы кысаларында оештырылган иде.

– Инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатында оештырылган бүгенге экскурсия балаларда зур кызыксыну уятты. Кем белә, бәлки, бүгенге очрашудан соң аларның уй-ниятләре, тормышка булган карашлары үзгәрер. Читтән бәхет эзләмичә, үзебезнең җирлектә кирәкле кешеләр булырлар, лаеклы хезмәт хакы алып эшләрләр, – диде генераль директорының сату буенча урынбасары Данис Хафизов. 
Компаниядә чәчү комплекслары, күлтиләр, дискокүлтиләр, җир эшкәртү кораллары белән бергә “Т-360” тракторы да җыелуын, ярымприцеплар, энергия саклаучы яктырткычлар ясалуын да күрде укучылар. 
– Илгиз абыйның компаниясендә мин беренче мәртәбә генә. Монда эш процессының көйле булуы күзгә ташлана. Һәркем нидер эшли - кыра, кисә, төзәтә. Абыем шәһәрдә заводта эшли, ләкин биредәге кебек хезмәт хакын алмыйдыр дип беләм. Авыл малайларына техника якын инде ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, тиешле белем алып, “Агромастер”га эшкә килергә исәбем, – ди Әмәкәй мәктәбе укучысы Рәфәгать Әхмәтгалиев. 
Җитештерү цехлары белән дә якыннан танышты укучылар. Запас частьләр әзерләүче санлы-программалы идарә итү станокларын, лазер кискече кебек заманча җиһазларны беренче мәртәбә якыннан күргән егет-кызлар яңа төр агрегатлар, кояш станцияләре, гомумән, заводта әзерләнүче бөтен продукция турында тулы мәгълүмат алды. Укучыларның сәфәре Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалында дәвам итте. Авыл хуҗалыгы һәм җәмәгать туклануы тармагы өчен кирәкле кадрлар әзерләүче филиалда укучылар тракторчы-машинист, пешекче-кондитер, эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштерәләр. 
– Бездә белем алган егет-кызларга эшсезлек проблемасы янамый. Күпләр “Агромастер” җитештерү компаниясенә, җирлегебездәге агрофирмаларга эшкә урнаша. Пешекче һөнәрен үзләштергән кызларыбыз хезмәт юлын Мөслим, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендәге азык комбинатлары һәм ашханәләрдә башлап җибәрә. Укыганда практика үткән оешмаларда үзен яхшы яктан күрсәтүчеләрне, гадәттә, шунда эшкә чакыралар. Иң мөһиме – укучы үзе теләгән, күңеле тарткан һөнәрне үзләштерергә тиеш. Шул вакытта гына эшнең рәхәтен тоеп була, – ди көллият директоры Илмир Яббаров. 
Экскурсиягә килгән укучылар көллият лабораторияләрендә булдылар, заман таләпләренә туры килүче җиһазлар белән якыннан таныштылар. 
– Биредә төрле түгәрәкләр дә эшли икән. Пешекчеләр, тегүчеләр, токарьлар әзерләүче өстәмә курслар барлыгын да белдек. Әлеге курсларны тәмамлаган егет-кызларга яңа белгечлек турында да таныклык тапшырылуын, аграр көллиятне тәмамлаучыларның имтихансыз гына Казан аграр университетына кабул ителүен белгәч, укучыларыбызның бирегә килү теләге артты, – ди Баек мәктәбе укытучысы Рәйсә Гаттарова. 
Кемдер шушы җирлектә яшәп тә, һөнәр үзләштерү һәм эшкә урнашу мөмкинлеге булган уку йорты, оешма-компанияләр турында хәбәрдар булмаска мөмкин. Мондый экскурсияләр оештыру, яшьләргә һөнәр сайлауда ярдәм итүне күздә тоткан махсус программалар ике як өчен дә отышлыдыр ул. 

Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев