Мөслим-информ

Чемпионнар кайтты!

Егерме көн дәвамында сезнең өчен борчылып, җан атып яшәдек.

Анапада узган Бөтенроссия Президент ярышларында Татарстан данын яклаган Мөслим лицее укучылары Россия буенча өченче урынны яулады. Кичә чемпионнар Мөслимгә кайтып җитте. Спортчыларны каршыларга район җәмәгатьчелеге, әти-әниләре, мәктәп укучылары җыелган иде.

– Егерме көн дәвамында сезнең өчен борчылып, җан атып яшәдек. Районыбыз һәм Татарстан данын яклап, республика тарихында беренче тапкыр зур җиңү яуладыгыз. Сезгә, тренерларыгызга, лицей коллективына, әти-әниләрегезгә зур рәхмәт! Уңышларыгыз дәвамлы булсын! – диде район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов, спортчыларны тәбрикләп.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: