Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“Чаңгы юлы – 2019” бәйрәме узды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Чарада биш дистәгә якын оешма һәм меңнән артык кеше катнашты.

9 февраль көнне “Кояшлы Ык” ял зонасында “Чаңгы юлы – 2019” бәйрәме узды. Чарада биш дистәгә якын оешма һәм меңнән артык кеше катнашты. Ярышлар дүрт номинациядә үтте. Башлангыч сыйныфлар, өлкән класслар, олылар һәм ВИП төркемнәре арасында узды. “Иң актив оешма” исеме район мәдәният йортына бирелде. “Иң актив җитәкче исеме” – район элемтә оешмасы җитәкчесе Марсель Әһлиевка тапшырылды. “Иң өлкән катнашучы” исемен Мөслимнән 74 яшьлек Рафис Хабибуллин алды. Бәйрәмнең “Иң яшь катнашучысы” исеменә 5 яшьлек Булат Шәяхмәтов лаек булды. “Иң актив гаилә” номинациясендә Вәлиевләр гаиләсенә тиңнәр булмады. “Чаңгы юлы Миссы” – Иске Вәрәштән Ландыш Сәлаховага тапшырылды.  “Чаңгы юлы Мистры” исемеХәмзә муллинга бирелде. “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә гимназиядән 2 класс укучысы Самир Хәйдаров җиңүче дип табылды.

Фото –"Мөслим-информ" архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев