Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бәйрәм ярминкәсе гөрләде (Фоторепортаж)

Мөслимдә Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан бәйрәм ярминкәсе гөрләде. Ярминкәгә халык күпләп килгән иде.

Мөслимдә Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан бәйрәм ярминкәсе гөрләде. Ярминкәгә халык күпләп килгән иде. Бу аңлашыла да. Бу көнне җаның теләгән продукцияне дә, кием-салымын, башкасын да дигәндәй бер урында, бер сәүдә мәйданыннан алырга була. Аннан халык үз җирлегебездә җитештерелгән чиста, файдалы һәм чагыштырмача арзанлы продукциягә өстенлек бирә. 
Ярминкәдә сайлау мөмкинлеге дә зурдан иде. Ите, балы, балыгы, бодай, фураж, саламына кадәр бар иде. Рәхим итеп ал гына! "Фаиза" кооперативы һәм "Экомилк" җәмгыте кызлары сөт ризыклары белән дә сату итте, ярминкәгә килгән халыкны кайнар чәй, коймак белән дә сыйлады. Бәһиҗә Баһауованың дару үләннәре, тозланган гөмбәләре бу юлы да күп сатып алучыларны җәлеп итте. 
Ярминкә буласын халык җирле газета, радио, Мөслим сайты аша хәбәрдар булганын да әйтте. "Сөенеп килдек" диде мөслимлеләр. Кибетләр белән чагыштырганда күпкә арзанрак продукция бары ярминкәләрдә генә тәкъдим ителә. Үзебезнең җитештерүчеләр белән бергә Башкорстан республикасыннан, Актаныш районы, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләре сәүдәгәрләре дә сәүдә рәтләрен тулылындырды. 
Әйе, ярминкәләр ике як өчен дә отышлы. 50гә якын фермер хуҗалыгы һәм шәхси хуҗалыклар кош-корт итләре, сөт ризыклары, туңдырылган җиләк-җимешләр һәм башкасын тәкъдим итте. Ярминкә сатып алучыларны мул авыл хуҗалыгы продукциясе белән генә түгел, очсыз бәяләр белән дә сөендерде.

Лилия Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X