Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бәйрәм белән!

21 июньдә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Шул уңайдан район башлыгы Рамил Муллин котлауларын җиткерде.

Анда мондый юллар бар: “Сәламәтлек саклауның төп куәте – югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителүдә. Безнең медицина хезмәткәрләре югары һөнәри осталыкка һәм зур тәҗрибәгә ия. Сезнең хезмәттә иң мөһиме ул – түземлелек, күңел байлыгы, сизгерлек, фидакарьлек. Сез, бернинди кыенлыкларга да карамыйча, райондашларыбызның сәламәтлеген кайгыртып, намуслы хезмәт куясыз.
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, ветераннары! Сезгә һөнәри осталыгыгыз, тырыш хезмәтегез, эшегезгә тугры булуыгыз өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Һәммәгезгә дә сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев