Бәйрәм белән!
12 июньдә илебез дәүләт бәйрәмнәрнең иң зурысын – Росиия көнен билгеләп үтә
Шул уңайдан район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Муллин райондашларыбызга бәйрәм котлауларын җиткерде. Анда мондый юллар бар: “Без Ватаныбыз белән чиксез горурланабыз, киләчәктә дә аның көчле һәм куәтле булуын, чәчәк атуын телибез. Бүгенге иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, милләтара һәм динара тынычлык һәм татулык шартларында илебез үсешенә лаеклы өлешебезне кертү өчен тырышабыз. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз, гаиләләребездә муллык һәм бәрәкәт булсын!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев