Мослим

Быел Ураза бәйрәме 17 июльгә туры килә, Корбан гаете 24 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк

Голәмәләр шурасында фитр сәдакасының күләме билгеләнде. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Фитр сәдакасы арпа бәясенә карап исәпләгәндә бер кешегә - 100 сум, йөзем бәясенә карап исәпләгәндә - 500 сумны тәшкил итәчәк. Сәламәтлеккә бәйле йә башка сәбәпләр аркасында уразаны тота алмаган очракта, фидия сәдакасы түләнә, аның...

Рамазан аенда фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Әлеге шарт үтәлми торып, мөселман теләгән максатына ирешә алмый. Фитр сәдакасы тоткан уразаларның кабул булуы өчен генә бирелми, ә тирә-ягыбыздагы ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә бәйрәм рухын тоемларга да ярдәм итә. Бу изге гамәлне ай дәвамында башкарып була, иң мөһиме аны Ураза гаете көнне гает намазына кадәр биреп бетерергә кирәк. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка ай­ларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түли. Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Сәламәтлеккә бәйле сәбәпле ураза тота алмаган көннәр өчен фидия күләме - һәр көн өчен 200 сум. Сәдака күләмнәре Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) сүзләренә таянып һәм агымдагы елда он, хөрмә һәм йөзем бәясенә карап билгеләнә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: