Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бүләк – бездән, язылу – сездән!

“ТАТМЕДИА” АҖ газета-журналларына язылучылар арасында бүләк уйнату матур гадәткә әйләнде. Бүләк отучылар арасында райондашларыбызның да булуы сөенечле. 2019 нчы елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылып бүләк откан өч райондашыбыз бәйрәм алдыннан тәбрикләүләр кабул итте.

Вәрәшбаштан Миләүшә Хәсәнова ел саен “ТАТМЕДИА” АҖ бүләкләрен ота. Бу юлы Миләүшә декоратив мендәр отты. Мөслим авылында яшәүче Фәнисә һәм Рафис Хәбибуллиннар “Чаян” журналының махсус бүләге – электр чәйнегенә лаек булды. Тагын бер райондашыбыз – Яңа Карамалыдан Роза Мансуровага “ТАТМЕДИА” АҖ уйнаткан бүләкләрдән юрган чыкты. 
Фәнисә һәм Рафис Хәбибуллиннарны райондашларыбыз яхшы белә. Рафис абый теш табибы буларак кына түгел, шигырьләре аша да укучыларыбызга яхшы таныш. Фәнисә апа – гомере буе балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучы. Шуңа газета-журналларны күпләп алдыруларына да гаҗәпләнәсе юк. 
– Газеталар минем исемгә килсә дә, вакытлы матбугатка язылу Фәнисә апагыз өстендә, – ди Рафис абый. – Бер елны да язылмый калган юк. Хәзер инде оныклар өчен дә газета-журналлар алдырабыз.
– Иң элек “Авыл утлары”на язылам, чөнки райондагы бөтен яңалыкны шуннан укып беләбез, – ди Фәнисә ханым. – “Көмеш кыңгырау” газетасына, “Ялкын”, “Сабантуй”, “Чаян” журналларына, “Акчарлак”ка язылдык. Сары кәгазьдә чыга башлагач, “Чаян”ны берара алдырмый торган идек, быел язылдык менә. Юксындыра чөнки. “Сабантуй” журнал булып кайта: рәсемнәре матур, кәгазе сыйфатлы. Ә бүләк уйнатуда кызык өчен генә катнашырга булдык һәм менә... чәйнек оттык!
Оныклары өчен, өч улларының һәркайсының өенә килерлек итеп, “Салават күпере”нә дә язылган Хәбибуллиннар. “Ял көннәрендә оныклар безгә килә. Бергәләшеп, җыелып укыйбыз”, – диләр.
Миләүшә Хәсәнова да ел саен, район газетасыннан тыш, “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф”, “Салават күпере” журналларына, “Көмеш кыңгырау” газетасына языла. “Укытучы буларак, укучыларымның әти-әниләрен дә вакытлы матбугатка язылуларын сорыйм”, – ди ул. Миләүшә мәктәптә “Каурый каләм” түгәрәген алып бара. Түгәрәктә вакытлы матбугаттагы язмалар белән дә танышалар, балалар үзләре дә каләм тибрәтә икән. Укучыларының иҗат җимешләрен Миләүшә ханым “Авыл утлары”на да, “Көмеш кыңгарау”га да җибәрә. Моннан тыш алар матбугат чаралары оештырган иҗади бәйгеләрдә дә еш катнаша.
– Вакытлы матбугатка бәя арту газета-журналлар белән дуслыкка киртә була алмый, – ди Миләүшә Кәшбетдиновна. – Кирәк булганга, яратып укыганга язылабыз. Болай бүләкләр биреп торганда бәя арту нәрсә инде ул?!
Бәяләрне ничек кенә “йөгәнләп” тотарга тырышсак та, 2019 нчы елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларның бәясе күтәреләчәк. “Авыл утлары”на да бәя арта. Шуңа күрә газета-журналларга бүгеннән үк язылып куярга киңәш итәбез. Вакытыннан алда язылу чорында, ягъни 31 мартка кадәр район газетасына 750 сумга язылырга мөмкин. Киләсе яртыеллык өчен “Авыл утлары”ның бәясе – 786 сум, “Сельские огни” газетасының бәясе 726 сум тәшкил итәчәк.
Римма Афзалова.
Рәсемдә: (сулдан уңга) Фәнисә һәм Рафис Хәбибуллиннар, Миләүшә Хәсәнова.
Динар Минһаҗев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев