Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бүген радио дип янып йөрүчеләрнең, ягъни безнең һөнәри бәйрәм!

Билгеле булганча, 1895 елның 7 май көнендә танылган Россия физигы Александр Попов беренче радиоэлемтә сеансын гамәлгә ашыра. Шул көннән алып, 7 май - радионың туган көне буларак билгеләп үтелә. Димәк, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте филиалы Мөслим матбугат үзәге составында эшләүче Мөслим радиосы хезмәткәрләре дә бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бүген Мөслим радиосы көненә ике тапкыр эфирга чыга. Тәүлегенә ике сәгать дәвамында дикторлар мөслимлеләрне районда булган өр-яңа хәбәрләр белән таныштыра. Мөслимлеләр өчен бик таныш булган "Күңел назым җырымда" сәхифәсе аша котлау-тәбрикләү кабул итмәгән кеше Мөслимдә сирәктер, мөгаен. Моннан тыш, зур танылу алган "Саулыгым-байлыгым", "Җомга", "Әдәби минутлар" сәхифәләре җәмгыятьне тәрбияләүдә зур рольне уйный. Яңа сәхифәләребез - "Минем дөнья" (психолог киңәшләре), "Яшьлек тавышы" (район яшьләре һәм аларның тормышы турында махсус чыгарылыш), "Әнә, килә, автомобиль" (машина йөртүчеләр өчен файдалы киңәшләр) тиз арада радиотыңлаучыларның мәхәббәтен яулады. Шунысы мөһим, дикторларыбыз тыңлаучыларыбыз белән туры элемтәдә аралаша, сөйләшә ала. Туры элемтә номерына шалтыратып теләгән һәркем Мөслим радиосы аша котлау-сәламнәрен юллый ала. "Бездә кунак бар" сәхифәсе, төрле тармак җитәкчеләре белән әңгәмәләр оештырып, халыкны борчыган сорауларга җавап эзли. Шул ук вакытта район башлыгы Рамил Муллинның да радиода даими кунак икәнлеген билгеләп үтү кирәк.

Яраткан дикторларыбызны телгә алмасак, дөрес булмас:

- Римма Афзалова,

- Лилия Шәймиева,

- Нурия Низамова,

- Миләүшә Зәкиева,

- Алмаз Вагыйзов,

- Алеся Латыйпова.

Тавыш операторлары Альберт Латыйпов һәм Рамил Зәкиев көн саен мөслимлеләрне матур, дәртле җырлар белән сөендереп тора. Директорыбыз Рөстәм Мөнәвир улы Зәкиев көннән-көн эшчәнлегебезгә яңалыклар кертә, эш һәм хезмәт урынында уңайлы шартлар тудыру өстендә армый-талмый хезмәт куя. Узган елны гына Мөслим радиосы яңа студиягә күчте. Бүген инде ул зур шәһәр радиокомпанияләреннән бернәрсә белән дә аерылмый.

Гомумән әйткәндә, олы бер гаиләне хәтерләткән Мөслим матбугат үзәге коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Эшегездә уңышлар, илһам чыганагы һәм сүнмәс иҗат дәрте телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X