Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бүген мөслимлеләр “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Бу көнне районыбыз мәктәпләрендә, үзәк китапханәдә, Җәмигъ мәчетендә дә диктан язу оештырылды

Бүген мөслимлеләр актив төстә “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Диктантка “Мизгел” яшьләр үзәгендә старт бирелде. Һәр чарада актив катнашучы яшьләр бу чарадан да читтә калмады. “Мизгел” яшьләр үзәгендә дистәдән артык райондашыбыз диктант язды. Диктант тексты Ибраһим Газинең “Сыерчыклар” хикәясеннән алынган иде. Күпләргә акция мәктәп елларын искә төшерде. 
Бу көнне районыбыз мәктәпләрендә, үзәк китапханәдә, Җәмигъ мәчетендә дә диктан язу оештырылды. Район буенча 20дән артык мәйданчыкта диктант язылды, акциядә меңнән артык кеше катнашты. 
Татарча диктант татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X