Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Мөслимдә праймериз уза

Тавыш бирү 8.00 сәгатьтә башланды һәм 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Билгеле булганча, 2019 нчы елның 26 маенда "Бердәм Россия" партиясеТР Дәүләт Советына узачак сайлауларда катнашу өчен Татарстан Республикасында, шул исәптән Мөслим районында, партия эчендә кандидатлар өчен бердәм алдан тавыш бирү үткәрә.

Партия эчендә алдан тавыш бирү бары тик "Бердәм Россия" партиясе генә үткәрә. Һәм шул рәвешле алга таба сайлау көрәшендә катнашу өчен кандидатлар турындаачыктан-ачык, киңәйтелгән рәвештә фикер алыша һәм кандидатлар билгели. Башка бер генә партия дә мондый демократик алымны кулланмый. Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайлауларга кандидатларны алдан сайлап алу мондый масштабта беренче тапкыр 2009 елда үткәрелгән иде.

Иң күп тавыш җыйган кандидатлар “Бердәм Россия” тарафыннан агымдагы елның сентябрь аенда Татарстан парламентына узачак сайлауларга тәкъдим ителәчәк кандидатлар исемлегенә кертелә. Республика буенча үткән чарага мөслимлеләр дә актив кушылды. Бүген районда биш санау участогы ачылды. Алар Мөслим гимназиясендә һәм Тойгелде, Тугаш, Иске Карамалы, Елгабаш авылларындагы мәдәният йортларында эшли. Санау участокларында иртәнге 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирү хокукына ия һәркем тавыш бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без мөслимлеләр праймериз