Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бүген - җирле үзидарәләр көне

2013 елдан башлап, 21 апрель көнне Россия Федерациясендә җирле үзидарәләр көне билгеләп үтелә. Әлеге көннең барлыкка килүе юкка гына түгел.

Нәкъ менә шушы көнне җирле үзидарәләр өлкәсендә эшләүчеләрне, авыл җирлекләрендә уңай тормыш-көнкүреш шартлары тудыручы, турыдан-туры җирлек халкының проблемаларын хәл итүчеләрне искә алабыз, аларны хөрмәтлибез. Халык белән эшләү, җитәкчелек итү беркайчан да җиңел булмаган. Ә бүгенге хәбәрдарлык, хокукый үзгәреш чорында җитәкче кешегә белемле һәм көчле оештыручы, оста психолог һәм идарәче булу, та¬гын башка бик күп сәләтләргә ия булырга кирәк. Элекке елларда халык гозер яки йомыш белән колхоз идарәсенә барса, бүген нинди генә проблема туса да, авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә дә җирле үзидарәләр системасында эшләү зур җаваплылык таләп итә. Районыбызда бүген 19 авыл җирлеге исәпләнә. Аларда 40тан артык хезмәткәр эшли. Соңгы елларда авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләү 12 юнәлешне үз эченә алган рейтинг нигезендә алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X