Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бүген Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә

Шул уңайдан район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Муллин бәйрәм котлавын җиткерде.

Анда мондый юллар бар: “Агросәнәгать комплексы район икътисадында иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Быел да барлык авыл хезмәтчәннәре өчен киеренке, әмма нәтиҗәле эш сезоны булды. Районда шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлык хәрәкәте үсә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү мәйданчыкларын булдыру өстендә максатчан эш бара. Хөкүмәтебез тарафыннан авыл хуҗалыгын көндәшлеккә сәләтле итүгә зур игътибар бирелгән бүгенге көндә сыйфатлы продукция җитештерүебез – аеруча мөһим. Бу эштә без сезгә – басу-кырларда, фермаларда көнне-төнгә ялгап эшләүче авыл уңганнарына таянабыз. Аграр тармакта эшләп, Мөслимебезне үстерүгә зур өлеш кертүегез, туган төбәгебездә яшәп, балалар үстерүегез, аларга үрнәк булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Хөрмәтле агросәнәгать комплексы уңганнары, тармак ветераннары! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яңа хезмәт казанышлары, гаиләләрегезгә иминлек, муллык, бәрәкәт телим!”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X