Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Безнекеләр булдыралар

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ел саен уздыра торган "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Ел саен әйләнә-тирә мохитне саклау, җәмгыятьнең игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеген бәяләү, шулай ук республика Массакүләм мәгълүмат чаралары эшен активлаштыру максаты белән үткәрелүче бәйгегә быел...

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ел саен уздыра торган "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Ел саен әйләнә-тирә мохитне саклау, җәмгыятьнең игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеген бәяләү, шулай ук республика Массакүләм мәгълүмат чаралары эшен активлаштыру максаты белән үткәрелүче бәйгегә быел 450ләп эш тәкъдим ителгән. Анда безнең район да катнашты һәм "Мөслим муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклауда керткән казанышлары өчен" номинациясендә икенче урынны алды һәм Тр Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. "Мөслим информация-редакция үзәге исә "Иң яхшы телесюжет" номинациясендә җиңүче булды һәм Диплом алды. "Эко-лидер" конкурсында Күбәк урта мәктәбенең 8 б сыйныф укучысы Алсу Нуруллина "Иң яхшы фотосүрәтләр" номинациясендә икенче урынны яулады. Алсуга диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X