Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“Без бергә!” хәйрия марафоны узды (+ ФОТОЛАР)

Тантаналы чара район мәдәният йорты егет-кызларының җырлары белән үрелеп барды.

Бүген “Мизгел” яшьләр үзәгендә, район попечительләр Советы тарафыннан игълан ителгән “Без бергә!” хәйрия марафоны узды. Ул иртәнге тугызда башланып китте. Чараның тантаналы ачылышында район җитәкчелеге, оешма-предприятие вәкилләре, бюджет структурасы җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Муниципаль район башлыгы Рамил Муллин теләкләрен җиткерде:

– Үзебезнең әйләнә-тирәбездәге ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, якыннарыбызга, күрешләребезгә һәрвакыт игътибарлы булыйк. Аллаһы биргән нигъмәтләрне бүлешә белик. Тышкы дөньябыз белән бергә эчке дөньябыз да матурлансын һәм нурлансын иде. Бергә булып, бурдәм булып, ярдәм итеп яшик, - диде ул үз чыгышында.

Чыгыш ясаучылар район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина, ТР Халыклар ассамблеясының Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов та үз фикерләрен әйттеләр. Марафон барышында адреслата да ярдәм итәргә мөмкин. Тантаналы чара район мәдәният йорты егет-кызларының җырлары белән үрелеп барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев