Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим Республика көнен бәйрәм итте. ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген район үзәгендә Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.

Бәйрәм чаралары иртәнге 9.00 сәгатьтә ярминкә белән башланып китте. Банк урамында урнашкан ярминкә мәйданында эшмәкәрләребез көнкүреш товарлары, агач һәм чәчәк үсентеләре, җиләк-җимеш белән сату иттеләр. “Хәмәдишин” фермер хуҗалыгы сатып алучыларга кош ите, шәхси эшмәкәр “Ибраһимова” терлек ите тәкъдим иттеләр. Райондашларыбыз сатуга куелган балны да яратып алдылар.

Республика көнендә “Хезмәткә дан” скверының яңа геройларын тәкъдим иттеләр. Район башлыгы Рамил Муллин райондашларыбызны бәйрәм белән тәбрикләде һәм скверда рәсемнәре урын алган хезмәт һәм уку алдынгыларына район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәм тантанасы үзәк сәхнәдә дәвам итте. Биредә районыбызда озак еллар яшәгән Кыргызстан һәм Әрманстаннан килгән ике гражданга Россия Федерациясе паспорты тапшырылды. Район башлыгы 14 яше тулган алты укучыга да паспортлар тапшырды. Бәйрәм чарасы район үзешчәннәренең матур җырлары белән дәвам итте.

Вадим Миннебаев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мы муслюмовцы без - мөслимлеләр! Республика көне день Республики мөслим информ