Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бергәләп үзгәртик

8 декабрь көнне район үзәгендә 2020 елда үзара салым җыю буенча референдум узачак. Район үзәгендә яшәүчеләр бу көнне, салым җыюга карата фикерләрен, тәкъдимнәрен белдереп, тавыш бирәчәкләр.

Үзара салым турында райондашларыбыздан төрле ондашларыбыздан фикерләр ишетергә туры килә. Берәүләр әлеге төр салымны “бик кирәк һәм җирлегебез өчен зур ярдәм” дип бәяләсә, икенчеләр сүгеп ташларга да күп сорамый. Сүз дә юк, бөтен кешенең дә фикере бертөрле була алмый, әмма үткән белән бүгенгене чагышүткән чагыштырып карасаң, уйланырлык бит, җәмәгать. Мөслим элек нинди иде дә, хәзер нинди! Бүген Мөслимебезне күрергә, аның белән танышырга кайлардан гына килмиләр?!  Мөслим урамнарында еш кына республикабыз районнарыннан яки Россия регионнарыннан килгән делегацияләрне  күрергә мөмкин. Кабатлау булса да әйтим: бүген күпфатирлы йортлар  ишегалларындагы чүп-чарга баткан келәт-сарайлар булганлыгын онытып барабыз. Үзәктәге урамнарны танымалы түгел. Узган җәйдә Кооператив урамының бер өлеше төзекләндерелгән иде, бу җәйдә урамның икенче  яртысы да эшләнеп бетте.
– Кооператив урамының икенче өлешендә күләмле hемонт эшләре 15 майда старт алган иде. Юлга асфальт җәю эшен Яр Чаллы шәһәренең “Автострой” төзелеш оеш“оешмасы башкарды. Биредә 966 метр озынлыгында асфальт түшәлде. “Мост” җәмгыяте эшчеләре тротуарлар ясадыэшчеләре ясадылар, бордюрлар урнаштырлар, урнаштырдылар, яшел зона һәм өстәмә, яктырткычлар кую урыннарын булдырдылар. “Мост” җәмгыяте эшчеләре җәй дәвамында Гагарин, Пушкин, Октябрь, Бакча һәм Вахитов урамнарында да эшләделәр. Биредә алар көче белән яшел зона ясалды, бордюрлар урнаштырылды, өстәмә яктырткычлар куелды. Биш меңнән артык бордюр урнаштырылды. Бу эшләрнең барысы да үзара салым акчасы  хисабына башкарылды. Оешма-бына предприятиеләрдә, бюджет оешмаларында эшләүчеләр һәм өлкәннәр көче белән яшел зоналардагы җир тигезләнде, 13 мең агач, 13 мең куак утыр13 утыртылды. Бу эшләрдә катнашкан барлык  райондашларыбызга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.
Чыннан да, бүген, Мөслимнең кайсы ягыннан килеп керсәң дә, чисталык,  яшеллек, якты һәм төзек урамнар, каршы ала. Шушы чисталыкта, матурлыкта без яшибез, безнең ул-кызларыбыз, оныкларыул-оныкларыбыз үсә. Үзара салым программасында актив катнашып, үз кулларыбыз белән туган җиребезне төзибез, балаларыбызга матур киләчәк калдырабыз, дигән сүз. Мөслим, авылында яшәүче Лүзия Абеева да шундый фикердә.
– Әлбәттә, беренче елларны, үзара салымны җыя, башлаганда халыкта сораулар күп булгандыр. Тик хәзер үзара салымның җирлегебез өчен ничек мөһим булуын һәркем аңлыйдыр, дип уйһәркем уйлыйм. Мөслимебез искиткеч матур җирлеккә әйләнде. Бүген Мөслим  урамнарында руль артындагылар өчен дә, җәяүлеләр өчен дә бөтен уңайлыклар да бар. Күпфатирлы йортлар ишегалларын карагыз: һәрберсендә  машина кую урыннары, баламашина балалар өчен уен мәйданчыклары бар. Урамнарыбыз яп-якты, чиста, зәвык белән бизәлгән. Район җитәкчелегенә, шушы матурлыкны, чисталыкны тудыручы хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләребез барып ирешсен, – ди Лүзия ханым.
– Татарстан күләмендә эшләүче үзара салым программасы җирлекләр өчен бик файдалы булды, – ди  Катмыш авылыннан Фәнис Корбангалиев. – Белүемчә, республикада иң беренчеләрдән  булып әлеге  программага Мөслим керде һәм үзара га салымның җирлекләрдә ничек эшләвен үз үрнәгендә чек үрсәткән районнарның берсе булып тора. Катмыш авылы ничә еллар сусызлыктан интекте. Үзара салым программасы ярдәме белән бу проблема хәл ителде. Ел саен беренчеләрдән булып үзара салым акчасын түләп куябыз. Бу программа дәвамлы булсын иде, – ди ул.
Чыннан да, кайчандыр финанс средстволары булмау сәбәпле хәл ителми ятмау яткан күпме мәсьәләләр бүген уңай чишелеш тапты. Әлбәттә, бар да ал да гөл түгелдер, хәл ителми калганнары, әле һаман да кул җитмәгәннәре бардыр. Әмма бүген җирлек башлыкларының халык алдына чыгып сөйләрлек, хисап тотарчыгып тотарлык эшләре бар. Башкарылган эшләр барысы да күз алдында.
Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев