Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“Бердәм Россия”дән Татарстан Президентлыгына кандидатларның выборщиклар белән очрашуы үтәчәк

27 июнь көнне Казанда теннис академиясендә "Бердәм Россия"дән Татарстан Президентлыгына кандидатларның выборщиклар белән очрашуы үтәчәк.

13 майдан 5 июньгә кадәр президент праймеризында катнашу өчен Татарстанның 12 иҗтимагый оешмасы берьюлы республика лидеры Рөстәм Миңнехановны күрсәтте. Алар арасында - төрле берләшмәләр вәкилләре: ТР предприятие һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, ТР Студентлар лигасы, ТР фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы ассоциациясе, Казан шәһәрендәге тәрбиягә бала алган гаиләләрнең "Без бергә!" иҗтимагый оешмасы, республика ветераннар оешмалары. Иҗтимагый хәрәкәттә катнашучылар тарафыннан праймеризга күрсәтелгән тагын өч кандидат - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм РФ президенты администрациясе эчке сәясәт идарәсенең элеккеге җитәкчесе Олег Морозов. Булачак очрашу нәтиҗәләре буенча рейтинг тавыш бирү юлы белән выборщиклар дүрт кандидат арасыннан өчесен сайлап алачак. Праймериз нәтиҗәләрен исәпкә алып, "Бердәм Россия" конференциясендә партия ТР ПРезиденты постына кандидатны күрсәтәчәк. Конференция үткәрү июль башына тәгаенләнә. Теннис академиясе бинасын сайлау очраклы түгел: выборщиклар саны бик күп, чакырылганнар да байтак, шул исәптән өч дистәдән артык федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре. Выборщикларны - 818 кешене - Татарстандагы 33 иҗтимагый оешма һәм "Бердәм Росия" партиясе - шулай ук 818 кеше - күрсәтте. Алар Татарстанның барлык муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын күзәтә. Партия эчендә алдан тавыш бирү санау комиссиясе составына 35 кеше керде. Татарстан регионның югары вазыйфадагы заты хезмәтенә кандидат итеп күрсәтү өчен партия эчендә алдан тавыш бирүне үткәрүне партия җәмәгать эшендә катнашучыларга ышанып тапшырган беренче регион булды.

Праймеризда Мөслим районыннан "Бердәм Россия" сәяси партиясе Мөслим бүлекчәсенең беренчел бүлек секретарьлары һәм җәмәгатьчелек оешмасы вәкилләре - барлыгы 18 кешедән торган делегация катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X