Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“Бер максатка хезмәт итәбез”

Район башлыгы имамнар һәм авыл башлыклары белән киңәшмә үткәрде.

Районда 34 мәчет бар, имам-хатыйплар саны – утызга якын. Имамнар җитмәү сәбәпле бер хәзрәтнең берничә мәчеткә хезмәт күрсәтү очраклары да бар. Ничек кенә булмасын, имамнар белән җирле үзидарә башлыклары элемтәдә торырга тиеш, чөнки максат бер – җирлеккә, халыкка хезмәт итү. Имамнар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән узган очрашуда сүз шул хакта барды. Имам-хатыйп ул – дини йолаларны башкаручы рухани (духовное лицо).
Адәм баласы дөньяга килгәннән бирле аның тормышындагы иң мөһим вакыйгаларда имамнар катнаша – исем кушу, никахлашу, соңгы юлга озату йолаларын башкара. – Һәр авылның үз имамы бар, шуңа күрә дини йолаларны башкарганда авыл халкының игътибарлы булуы кирәк. Нинди дә булса чарага күрше авыл мулласын чакырганчы авыл имамына хәбәр итү мөһим, чөнки ул – авыл халкы тарафыннан сайланган, шушы җирлеккә, шушы мәхәлләгә беркетелгән имам. Итагатьле имамнар, башка авылга чакырганда, үзләре дә бу хакта искәртә, – ди районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин. Илгиз хәзрәт һәр зиратка – мәңгелек йортыбызда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм анда кергәндә укыла торган догалар язылган элмә такталар, ә Мөслимнең иске зиратына биредә каберстан булуы турында стенд ясап куярга тәкъдим итте. Районның аксакаллар шурасы рәисе Расыйх хәзрәт Каюмов авылда төрле чаралар үткәргәндә имамнарны да чакырырга тәкъдим итте. Имамхатыйплар да үгет-нәсихәт, вәгазьләр аша халыкны тәрбияли бит!
Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов зиратлар торышы турында фикерләрен җиткерде. Соңгы елларда зиратларны тәртипкә китерү, җыештыру буенча күләмле эш башкарылды. Авыл зиратларының күбесенә яңа койма тотылды, соңгы юлга озатканда кирәк булган җайланмакоралларны саклау өчен махсус йортлар ясалды. Илгиз Низамов Әмәкәй авыл җирлеген, Бүләк, Шуганка, Ташъелга, Каенсаз зиратларын мисал итеп китерде. – Кайбер авылларда өмәләр, яз көне генә түгел, җәй дәвамында бара. Авыл халкының зиратка карашы читтә яшәүче якташларның да фикерен үзгәртә алды, – диде ул һәм мәңгелек йортыбызда тәртип урнаштыруда үзара салым программасының да мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.
Очрашу барышында зиратта агач утырту, чардуган кую мәсәләләре дә күтәрелде. “Зират ихатасы ныклы икән, нигә чардуган куярга?” – дигән фикер яңгырады. “Элек ата-бабаларыбызның койма кою мөмкинлеге булмаган, шул сәбәпле кабер өстенә агач утыртканнар. Агачлар, зур булып үскәч, проблема тудыра”, – дигән фикер дә булды. Сөйләшү барышында таш кую мәсьәләсе дә чагылыш тапты. “Мәрхүмнәргә дога кирәк. Кабер өстендәге таш зурлыгы алар өчен мөһим түгел. Ташларга фотосурәтләр кую да кирәк микән?” – дигән фикер дә яңгырады.
Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов та шушы фикерне куәтләде. – Троицкида мөселман зиратына алып керделәр. Каберләр өстенә, кешенең мөмкинлегенә карап, 2-4 метрлы гранит ташлар куелган һәм аларга Коръән аятьләре язылган. Аятьләр мәрхүмнәр рухына дога булып бара, –
диде ул. – Бүгенге очрашуның максатына килгәндә, җирлек башлыклары, ветераннар советларының рәисләре һәм авыл имамнары – халык ышаныч белдергән кешеләр. Вәзгытьне халыкка аңлатуда алар – төп көч! – Халык белән эшләгәндә кайчак психолог та булырга туры килә. Бик нечкә тема бу. Мәсьәләләрне бергәләп, аек акыл белән хәл итәргә кирәк, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Сөйләшү барышында имамнар мәчетләрдә җәйге чорда да җылыту системасын эшләтү, Катмыштагы борынгы зиратны койма белән әйләндереп алу мәсьәләләрендә ярдәм итүне сорады. Район башлыгы әлеге мәсьәләләргә ачыклык кертергә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X