Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бер күрешү - бер гомер (+ФОТОЛАР)

Мөслимдәге универсаль спорт залында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз катнашында спартакиада узды.

6 декабрь көнне Мөслимдәге универсаль спорт залында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз катнашында спартакиада узды. Шашка, шахмат, дартс, кул көрәше, күңелле стартларда көч сынашучыларның кәефләре күтәренке иде. Спорт ярышларын ачып, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов бәйгедә катнашучыларга җылы теләкләрен җиткерде:

– Сәламәтлекләре чикле булган райондашларыбызның да актив тормыш алып баруын күреп сөенәбез. Ихластан, җан атып бәйгегә әзерләнә алар. Бер-берләре белән күрешү җанлы очрашуга әйләнә. Әлеге категория гражданнарга игътибар, инвалидлар ункөнлегендә генә түгел, даими булсын иде!

Районның массакүләм һәм спорт чаралары дирекциясе оештырган спартакиадада Симәк, Яңа Усы, Михайловка, Иске Карамалы, Мәлләтамак, Тойгелде, Метрәй авыл җирлекләре, Түбән Табын интернат-мәктәбе катнашты.

– Мондый ярышларда һәрвакыт катнашам. Спортның бар төре дә якын миңа, – диде Симәк авыл җирлегеннән килгән Филиза Латыйпова.

Спартакиада район үзешчәннәренең матур җырлары белән үрелеп барды, спорт залы фойесында теләгән һәркем камыр ашлары белән чәйдән авыз итте. Шунда, кызып-кызып, дөнья яңалыклары турында сөйләшеп утыручы ике кешегә игътибар иттем, йөзләрендә нур балкый. Аның берсе – Рәшит абый Нуруллин булып чыкты. Гел елмаеп торучы җор телле, актив райондашыбыз – Иске Карамалы авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе. “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубының актив үзешчәне дә ул. Спартакиадада ул үзен шашка, шахмат уеннарында сынап карады.

– Мондый чараларны көтеп алам. Бәйгеләрдә көч сынашып, әллә никадәр көч алып кайтып китәм. Күңелләребез күтәрелә, дуслар белән очрашып сөйләшү көч бирә. Үзебезнең җирлек данын яклап җиңүгә ирешү – безнең өчен иң зур бүләк, – диде Рәшит абый.

Бәйгеләрдә катнашып, призлы урын яулаган райондашларыбызга районның массакүләм һәм спорт чаралары дирекциясе әзерләгән истәлекле бүләкләр, Мактау грамоталары, медальләр тапшырылды. Спартакиада уеннарыннан һәркем канәгать калды.

 Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев