Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый

Район эчке эшләр бүлеге – 2018 ел нәтиҗәләре буенча республиканың 21 территориаль эчке эшләр органы арасында уналтынчы урында. Ел башыннан бүлекне Раил Равил улы Гатауллин җитәкли.

– Узган ел район территориясендә теркәлгән җинаятьләр шактый кимеде. 2017 елда барлыгы 126 җинаять теркәлгән булса, узган ел бу күрсәткеч 89 булды. Ел дәвамында бүлеккә җинаятьләр һәм башка һәлакәтләр турында 2433 хәбәр һәм гариза керде. Алар буенча тикшерүләр үткәрелде һәм процессуаль карарлар кабул ителде. Бу 2017 ел дәрәҗәсендә диярлек. Кузгатылган җинаять эшләре шактый кимеде. Җинаять эшләренең ачылуы, киресенчә, артты, – ди Раил Гатауллин. 
Кайвакыт 02 телефонын кылынган җинаятьләр яки хокук бозулар факты буенча түгел, уйнау-шаяру өчен кулланган гражданнар да очрый. Кайберәүләр хәтта юк кына көнкүреш проблемаларын хәл итү өчен дә полициягә мөрәҗәгать итә. Күршеләргә, вазыйфадагы затларга карата күп кенә хәбәрләр һәм шикаятьләр килүен дә билгеләп үтә полиция хезмәткәрләре. 
– Ни генә булмасын, гражданнардан һәм оешмалардан кергән бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Халыкка ачык булу – полиция эшенең принципиаль нигезе. Халык полиция хезмәткәрләренә ныграк ышана башлады. Мөслимлеләр еш кына автотранспорт белән исерек хәлдә идарә итүчеләр, туганнарын һәм якыннарын җәберләүче гаилә “дебоширлары” турында хәбәр итә. “Имин шәһәр”, “Имин ишегалды” программасы кысаларында куелган –150, оешмаларда урнаштырылган 181 видеокамера ярдәмендә җинаять һәм административ хокук бозулар ачылды, – ди Раил Равилевич.
2018 ел нәтиҗәләре буенча җирлегебездә ике аеруча авыр җинаять теркәлгән. Аларның берсендә бер райондашыбыз авыр тән җәрәхәтләреннән вафат булды. Икенчесендә исә дусты кулыннан дүрт мәртәбә пычак белән яраланган ир бик авырлык белән генә исән калды. Җәмәгать урынында кылынган 28 җинаятьнең дүртесе әлегә ачылмаган килеш калган. Спорт комплексыннан – кәрәзле телефон, лицей территориясеннән һәм Тукай урамындагы йорт подъездыннан велосипедлар урлаган каракларның кем булуы әлегә ачыкланмаган. “Находка” кибете сатучысының давыл вакытында бинадан каерылып төшкән түбә астында калып үлүе белән бәйле җинаять эше дә гаеплеләрне ачыклауны көтә. 
Шәхси секторда һәм сәүдә нокталарында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча мобиль төркемнәр көче белән күләмле эш башкарыла. Ел дәвамында барлыгы 203 сәүдә ноктасында һәм шәхси секторда тикшерү үткәрелгән. Рейдлар барышында алкогольле продукция сату кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы ачыкланган, 24 литрга якын спиртлы эчемлек алынган. 8 физик затка 125 мең сум күләмендә штраф салынган. 
– Безнең бурыч – гражданнарның иминлеген һәм тынычлыгын тәэмин итү, законлылыкны тәэмин итүдә нәтиҗәле хезмәт кую. Җинаятьләрне һәм хокук бозуларны булдырмас өчен ирекле халык дружиналары эшен дә активлаштырырга кирәк. Алкогольле продукциянең һәм наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә, аерым алганда, законсыз мәк, киндер чәчүлекләрен; браконьерлык, законсыз балык тоту фактларын ачыклауда; радикаль иҗтимагый, дини, формаль булмаган берләшмәләрнең экстремистик эшчәнлеген булдырмауда шактый эш алып барырга туры киләчәк, – ди Раил Гатауллин. 

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев