Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

БДИ: рус теленнән "икеле"ләр юк

9 июньдә рус теленнән Бердәм Дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле булды. "Икеле"ләр юк. Район буенча рус теленнән уртача бал 63,1не тәшкил итә. Узган елны бу күрсәткеч икегә әзрәк булган.

80 һәм аннан да күбрәк балга рус телен быел 7 укучы тапшырган. Моннан тыш, укучылар математика, химия, җәмгыять белеме фәннәреннән имтихан тапшырдылар. Нәтиҗәләр әлегә билгеле түгел. 11 классларның соңгы имтиханы 18 июньдә булачак.

9 класс укучылары Төп Дәүләт имтиханнарын тапшырды. Соңгы имтихан 5 июньдә булды. Математикадан нәтиҗәләр мактанырлык түгел. 18 июньдә бу фәнне кабат тапшырачаклар, дип хәбәр итәләр район мәгариф бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев