Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Батырлык дәресендә

Совет гаскәрләренең әфган җиреннән чыгарылуына 30 ел тулуга багышланган чарада сәнгать мәктәбе укучылары Әфганстанда батырларча һәлак булган райондашларыбызны искә алды, Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәгән әфганчылар белән якыннан танышты. 

Районның хәрби хәрәкәт ветераннары оешмасы җитәкчесе Данил Госманов, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Маис Шәрипов, әфган сугышы ветераннары Алмаз Мирзаянов, Дамир Шәфигуллин – һәркайсы батырлык төшенчәсенең мәгънәсен үз мисалларында аңлатты. Әфганчы райондашларыбызның батырлыгы соклану уятты. Балаларның кунакларга адресланган күпсанлы сораулары солдатның тулы образын, сугыш афәтен күз алдына китерергә ярдәм итте. Балалар чын батырлыкны илебез тынычлыгы өчен үз гомерләрен куркыныч астына куйган солдатлар кылуына инанды. Очрашу сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды. Данил Госманов башкаруындагы “Ана йөрәге” дигән җыр очрашуыбызның иң тетрәндергеч мизгеле булды. 

Алеся 
Латыйпова, 
сәнгать мәктәбе укытучысы. 
Фото – сәнгать мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X