Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә? (СОРАШТЫРУ)

Август җитсә, әти-әниләр базар, кибет юлын таптый башлый: баланы мәктәпкә әзерләргә кирәк! Мәктәп формасы, физкультурага спорт костюмы, беренче-икенче аяк киеме, рюкзагы-башкасы – ала башлагач, хәтәр генә сумма җыела. Баланы мәктәпкә әзерләүнең күпмегә төшүе турында райондашларыбыз сөйли.

Нәзифә, Мөслим:

– Кызыбыз 11 сыйныфка бара. Укучы балабыз берәү генә, шуңа әлә ни күп акча китте, дип әйтә алмыйм. Үсеш чорын узды бугай, узган ел алган мәктәп формасы таман. Алмаш аяк киеме һәм рюкзак алдык. Физкультурага спорт костюмы аласы бар. Дәфтәр-ручкалар алдык инде. Югары сыйныфларда акча күбрәк БДИга әзерләнү өчен “решебник”лар һәм консультацияләргә китәдер инде ул.

Лилия, Мөслим:

– 1500 сумга – чалбар, 1200 һәм 1500 сумнан ике күлмәк, 1400 сумга туфли алдык. Рюкзагы әйбәт, яңаны алас булмады. 3500 сумга кроссовкига заказ бирдек. Спорт костюмы 1800 сумга төште, 1400 сумга жилет алдык. Киләсе елга икенче улым да беренче сыйныфка бара, акча күбрәк чыгачак, дигән сүз. Олы улым беренче сыйныфка барганда әти ярдәм иткән иде. Беренче тапкыр пенсия алган чагы иде, улымны ул киендерде. Ул вакытта баланы беренче сыйныфка әзерләү 13-15 меңгә төшкән иде.

Римма, Ташлыяр:

– Быел төпчегебез дә беренче сыйнфка бара, өч баланы мәктәпкә әзерлибез. Өч баланы киендерү өчен 30 мең сум гына чыгар инде ул, дип уйлыйм. Кызымның узган елгы формасы таман, улыма яңаны алдык. Төпчекне башыннан аягына кадәр киендерәбез, чөнки 1 сыйныфка бара. Өчесенә дә эш дәфтәрләре, канцелярия товарлары, кайбер фәннәрдән китаплар да алырга кирәк. Мәктәп сумкалары һәм спорт киемнәре әле алынмаган. Егетләр һәм кыз бала тәрбияләүче буларак, кыз баланы киендерү кыйммәтрәк, дияр идем. Кызларга күбрәк кирәк!

Халисә, Мөслим:

– Мәктәпкә әзерләнү кыйммәткә төште, дия алмыйм. Улымның узган елгы киемнәре дә ярый. Аяк киеме,күлмәк һәм “спортивка” алдым, 3-4 мең сум булды инде. Канцтоварлар алмадык әле, анысы 1500 сум булыр, дип уйлыйм.

Марат, Әлмәт:

– Кызыбыз быел дүртенче класска бара. Быел мәктәп формасын алмаска булдык, үткән елгылары әле әйбәт хәлдә. Ә калган бөтен кием-салымны – спорт костюмы, күлмәкләр, аяк киемнәрен сатып алдык. Кызыбызның яңа портфеле дә, уку кирәк-яраклары да әзер. Бер баланы мәктәпкә әзерләү ким дигәндә 10 мең сумга төшә. Бу безнең гаилә өчен күтәрә алмаслык чыгым түгел. Аллага шөкер, тормышыбыз әйбәт.

Айгөл, Мөслим:

– Ике кызым укый. Берсенә – 1500 сумга блузка, икенчесенә 800 сумнан ике блузка, 1500 сумга сарафан алдык. Физкультурага кием 1300 сум булды, узган ел алынган аяк киемнәре таман. Рюкзак аласы бар икән әле.

Динара, Мөслим:

– 1 сентябрьне дулкынланып көтәбез. Улыбыз быел беренче класска бара. Мәктәпкә әзерләнеп беттек диярлек. Мәктәп формасы, күлмәк-водолазкалар, аяк киемнәре, спорт костюмы алдык. Улыбыз көненә әллә ничә тапкыр сумкасын бушатып-тутырып, аркасына асып карый. Баланы мәктәпкә әзерләү шактый кыйммәткә төшә. Киемнәр алу өчен генә дә 10 мең сумлап акча китте. Әле уку елы башлангач та кирәк-ярак күп кирәк булачак. Зарлана дип уйлый күрмәгез, сөенечле мәшәкатьләр, куанычлы чыгымнар бу.

Азилә, Мөслим:

– Студентны әзерләү кыйммәткәрәк төшә. Тулай торакка – 4500 сум, “медосмотр”га 1080 сум түләдек. Кием-салымга 7000 сумнан артык акча китте. Ярый, егет кешегә кием артык күп кирәкми инде. Урын-җир әйберләре, көнкүреш кирәк-ярагын да алып җибәрәсең. Кайткан-киткән өчен юлга һәм атна дәвамында тотарга дип 2 мең сум акча бирәбез.

 

Сораштыруны Нурия Низамова һәм Римма Афзалова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама