Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Балаларның җәйге ялы ничек үтә

Түземсезлек белән көтеп алган җәйне әнә шулай кемдер ял итеп, кемдер эш белән үткәрә. Балаларның җәйге каникулларны ничек уздыруы турында мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләреннән дә ныграк белүче юктыр ул. Үзәк методисты Наилә Сәлаховадан лагерьлар эшчәнлеге хакында сорашабыз. 

Ике ананың гәпләшүенә колак салдым. 
– Кызым мәктәп яны лагеренда ял иткән иде, хәзер “Урман иле”нә барырга әзерләнә. Ял итеп калсын, эшләргә җитешер әле. 
– Ә минеке каникул башында ук БИОга эшкә керде. Чәчәк үстерәләр, чүп утыйлар. Үзе теләгәч, каршы килмәдек. Акча эшлисе килә бит баланың. Эш чыныктыра гына ул.

Түземсезлек белән көтеп алган җәйне әнә шулай кемдер ял итеп, кемдер эш белән үткәрә. Балаларның җәйге каникулларны ничек уздыруы турында мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләреннән дә ныграк белүче юктыр ул. Үзәк методисты Наилә Сәлаховадан лагерьлар эшчәнлеге хакында сорашабыз. 
– Быел районда 8 мәктәп яны лагере эшләде. Аларда 21 көн дәвамында 234 бала ял итте. Башлангыч класс укучылары төрле экскурсияләргә йөрде, бәйге-ярышларда көчен сынап карады, – ди Наилә Сәлахова. 
Бу көннәрдә Мөслим лицеенда һәм гимназиядә хезмәт һәм ял лагерьлары эшли башлаган. 120 бала мәктәп яны тәҗрибә участогында һәм басудагы яшелчә плантацияләрендә эшләү белән бергә ял да итә. Аларга көнгә ике тапкыр кайнар аш бирелә. 
– Язын басуда утырткан бәрәңгене эшкәртәбез, мәктәп территориясендәге чәчәклекләрне тәрбиялибез, чүп үләннәрен утыйбыз, – диләр әлеге лагерьларда ял итүче балалар. 
Балаларны аеруча кызыктырган “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ни хәлләр бар соң? 
–“Сәләт” дип аталучы беренче смена 17 июньдә ачылган иде. 7 июльдә 60 бала лагерь белән саубуллашачак. Балалар бирегә аеруча яратып киләләр. Анда укытучылар һәм педагогия институтларында белем алучы студентлар тәрбияче булып эшли. Алар, өлкән вожатый белән бергәләп, балаларның ялын күңелле һәм файдалы итү өчен төрле чаралар оештыралар, – ди Наилә Сәлахова. 
Сер түгел: элегрәк кайбер балалар “Урман иле”ннән качу ягын карый иде. Әллә сагынудан, әллә инде андагы шартларга ияләшә алмаудан. Хәзер исә өйгә кайту турында уйлаучы да юк, диләр. Шулай булмыйни, лагерьда вакытның үткәне сизелми дә. Әле бер чара, әле икенчесе тезелеп кенә тора. Рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнә балалар, төрле уеннар үткәрәләр. Бу җәйдә мәктәп яны лагерьлары оештырылмаган коллективлар график нигезендә “Урман иле”ндә нинди дә булса мавыктыргыч чара үткәрә икән. Лагерь территориясендә узган ел бөтен шартларына туры китереп футбол кыры ясалган иде. Уен мәйданчыгы да һәркемне үзенә тартып тора. Быел әнә баскетбол мәйданчыгы ясыйлар. Балаларны көнгә биш тапкыр ашату оештырылган. 
Наилә Зәкиевна сүзләренә караганда, лагерьның икенче сменасы июль уртасыннан эшли башлаячак. Техник юнәлештәге сменада робототехника, авиа-автомодельләштерү юнәлешләре буенча мастер-класслар, спорт-туризм ярышлары, лагерь турында фильм төшерү кебек мавыктыргыч чаралар көтә. Ә өченче смена спорт юнәлешендә булачак. 
Җәйге каникулда әзме-күпме акча эшләп калырга теләүче балалар да бар бит әле. Турыдан-туры оешма-предприятиеләргә урнашучы балалар бар. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша июнь аенда 50 бала төрле оешмаларга эшкә урнашкан быел. 
– Балаларның күбесе төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесен сайлады. “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыятенә, Иске Карамалы һәм Баек авыл җирлекләренә эшкә урнашучылар да шактый. Аларга безнең үзәк аша 1500 сум хезмәт хакы бирелә. Моннан тыш оешмалар үзләре дә түли, – ди район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Дамир Мөхәмәтдинов. 
“Яшелләндерү һәм төзекләндерү” унитар предприятиесендә эшләүче балалар Мөслимнең үзәк урамнарында, парк һәм скверларда, “Кояшлы Ык” ял зонасындагы чәчәк түтәлләренә, агач-куакларга су сибә, территорияләрне чүптән арындыра. Теплица хуҗалыгында да эш җитәрлек аларга. Кыскасы, балалар каникулларны ял белән хезмәтне бергә бәйләп үткәрә. 

Әлфинур 
Ногманова. 
Фото – мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X