Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Балаларга – дәүләт ярдәме

Авылда даими өч ел яшәгән һәм  25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызлар – 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче баласын тапкан хатын-кызлар 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү өмет итә ала.

Соңгы елларда балаларның аз тууы республика җитәкчелеген дә борчуга салды. Шуңа күрә хөкүмәтебез яшь гаиләләргә ярдәм итүнең төрле юлларын эзли, яңадан-яңа программалар һәм проектлар кабул итә.

 

Беренчегә – 50, өченчегә – 100 мең...

2018нче елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Авыл җирендә даими яшәүче хатын-кызларга бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләү турында”гы карарга кул куйды. Әлеге карар нигезендә авыл җирлегендә даими өч ел яшәгән һәм 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызлар – 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче баласын тапкан хатын-кызлар 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү өмет итә ала. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, яңа социаль ярдәм чаралары республикада демографик хәлнең тотрыклылыгын тәэмин итүгә, туучылар санын арттырырга мөмкинлек бирергә тиеш. Республика буенча әлеге төр ярдәмнән узган ел 2016 хатын-кыз файдаланган.

Программа гамәлгә кергәннән бирле районда да мондый төр ярдәмне алучы гаиләләр шактый булган.

– Хөкүмәтебез тарафыннан яшь гаиләләргә мондый ярдәм күрсәтелү бик тә кирәкле. Чөнки кайбер яшь гаиләләр, нәкъ менә финанс кытлыгын сәбәп итеп, бала алып кайтуны кичектереп килә. Мөслим районы буенча узган ел өченче балаларын алып кайткан 11 гаилә – 100әр мең сум, беренче балалары туган 44 гаилә 50шәр мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче ярдәмне алды. Агымдагы елның сигез аенда 5 гаилә –100әр мең, 41 гаилә 50шәр мең сум күләмендәге ярдәмнән файдаланды, – ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина.

Метрәй авылында яшәүче Гөлфинә һәм Сиринь Шәйгәрдановлар узган елның май аенда өченче сабыйларын алып кайкан иде. Алар, 100 мең сум күләмендә дәүләт ярдәмен алган. Гаилә өчен бик зур ярдәм булуын әйтә Шәйгәрдановлар:

– Авыл җирендә яшәүчеләр һәм авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр өчен акча мәсьәләсе зур проблема булып кала бирә. Бала туу белән бирелгән бу ярдәмне бик шатланып кабул иттек. Аны сабыебызга кирәкле әйберләр алу өчен тотабыз. Мондый программалар яшь гаиләләрне тотрыклы итүгә, шул ук вакытта сабыйларның күбрәк тууына, һичшиксез, ярдәм итәчәк.

 

Аз керемле яшь гаиләләргә ярдәм...

2017нче елның 28 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин Координация Советы утырышында яшь гаиләләргә ярдәм итү Милли стратегиясен тормышка ашыру бурычын куйган иде. 2018нче елның гыйнварыннан башлап беренче бала туганнан соң айлык акчалата түләү билгеләнде.

– Районда әлеге төр дәүләт ярдәменнән 2018 елда беренче сабые туган 55 әни файдаланды. Агымдагы ел башыннан бу сан 71не тәшкил итә. Шуның эченнән 30 әни әлеге ярдәмне 1,5 яшькә кадәр алу өчен документ рәсмиләштерде. Пособие һәркемгә дә түләнми. Бары 2018нче елның 1 гыйнварыннан соң гаиләдә туган беренче балага һәм гаиләнең уртача кереме бер кешегә яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артып китмәгән очракта гына бирелә. Бүгенге көндә яшәү минимумы 14034 сум тәшкил итә. Бүлекчә хезмәткәрләре мөрәҗәгать иткән һәр гаиләгә, һәр әти-әнигә ярдәм итәргә әзер, – ди Республика матди ярдәм үзәгенең 30нчы санлы бүлекчәсе җитәкчесе Нурсибә Мингалимова.

Шуганка авылында яшәүче Светлана Солтанова да беренче сабыен алып кайткан һәм әлеге төр айлык ярдәмне алу бәхетенә ирешкән

– Балага бирелүче айлык пособиегә әлеге дәүләт ярдәме дә өстәлгәч, яшь гаиләләргә зур ярдәм инде бу. Яшь балага кием-салым һәм дару-препаратлар да, ризык һәм памперслар да, башкасы да күп кирәк. Аларны алу өчен айлык пособие генә җитмәс иде. Шуңа күрә дә дәүләтебез тарафыннан билгеләнгән мондый ярдәм бик тә кирәкле. Рәхмәт хөкүмәтебезгә, – ди яшь әни.

Әйе, бүген демографик хәлне уңай якка үзгәртү өчен нинди генә ярдәмнәр кулланылмый да, нинди генә яңалыклар кертелми. Яшь гаиләләр әлеге мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмас шәт.

Фәридә Гайнетдинова.

 

 

2018нче елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласы туган (беренче баласын уллыкка-кызлыкка алган) гаиләләр айлык түләү алу хокукына ия. 2019 елда әлеге төр түләү 8896 сум тәшкил итә. Бала туып алты ай үткәнче мөрәҗәгать иткән очракта, айлык түләү бала туу көненнән исәпләнә. Ә калган очракларда ул мөрәҗәгать кергән көннән башлап билгеләнә. Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен яшәү урынындагы Республика матди ярдәм үзәге бүлегенә яисә ТР буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2020 елның 1 гыйнварыннан бу законга үзгәрешләр керә. Бу пособие керемнәре 2 яшәү минимумыннан кимрәк булган беренче баласын алып кайткан гаиләләргә һәм балага 3 яшь тулганчы түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хатын-кызы авылда яшәүчеләргә өстәмә түләү балаларга пособие

Реклама
Реклама
2
X