Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Балалар да Ураза бәйрәмен билгеләп үтте

Җирлегебездә дини йолаларны төгәл итеп үтәүгә зур игътибар бирелә. Хәзер инде олы яшьтәге райондашларыбыз гына түгел, яшүсмер егет-кызлар, балалар да Корбан, Ураза гаете кебек бәйрәмнәрне зарыгып көтә. Узган елдагыча, быел да Рамазан ае төгәлләнү уңаеннан кыз-малайларга Мөслим гимназиясе базасында уеннар оештырылды.

Әйтергә кирәк, Ураза бәйрәме көнне балалар өчен махсус чара оештыру районыбызда күркәм традициягә әйләнеп килә. Быел да бу чарага 200дән артык нәни җыелган иде. Төрле спорт уеннарында катнашкан балаларга спонсорларның истәлек бүләкләре тапшырылды. Соңыннан нәни мөслимлеләр өчен дә бәйрәм табыны әзерләнгән иде. Балаларның күңелен ачу кебек изге эштә район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә караган барлык оешма коллетивлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев