Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Балачак фестивале 300дән артык нәни мөслимлегә бәйрәм бүләк итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан ел да төрле чаралар уза. Иң бай күңел ачу программасын быел "Мизгел" яшьләр үзәге белән берлектә мәктәптән тыш эшләр үзәге, "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм "Волонтер" игелек хәрәкәте әзерләгән иде. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршында оештырылган "Балачакның бәхетле...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан ел да төрле чаралар уза. Иң бай күңел ачу программасын быел "Мизгел" яшьләр үзәге белән берлектә мәктәптән тыш эшләр үзәге, "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм "Волонтер" игелек хәрәкәте әзерләгән иде. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршында оештырылган "Балачакның бәхетле дөньясы" дип исемле чарада 300 дән артык бала катнашты. Бәйрәмгә район мәктәпләре укучылары, шулай ук аз керемле, күпбалалы һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Алар өчен кызыклы уеннар белән берлектә флешмоб, җыр-бию, сюрпризлар, аквагрим да әзерләнгән иде. "Мизгел" яшьләр үзәге "Мөслим тылсымчылары" исемле рәсем конкурсы оештырды. Бәйгегә килгән 47 эш арасыннан өч номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Аларга "Дуслар-клаб" кафесына сертификатлар тапшырылды. Быел да, күчтәнәч итеп, балаларга да туңдырма таратылды. "Шәхси эшмәкәрләр Розалия Габдрахманова, Радик Шәймәрданов, Фәридә Мәкъсутова, Илнур Шәрифуллин, Әлфия Латыйпова, Фаил Хәбибуллин ярдәме белән алынган туңдырмадан бер генә бала да мәхрүм калмады", - ди бәйрәмне оештыручылар. "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсендә исәптә торган 8 гаиләдә тәрбияләнүче 18 балага үзәк җитәкчесе Рәмилә Гыйльметянова бәйрәм пакетлары тапшырды. Бу көннне балалар бакчаларында кече сабантуйлар узды. Балалар чүлмәк ватты, күз бәйләп уенчык кисте, капчык киеп йөгерде. "Асфальтта акбур белән ясалган рәсемнәр, бакчаларда оригами буенча үткәрелгән мастер-класслар да нәниләребез өчен бик кызыклы булды", - ди "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Миләүшә Солтанова. Төштән соң, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Мөслимдәге "Курай" паркында һәм Авзалов урамындагы 1 Б йорты адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортлар ишегалдында да мавыктыргыч бәйрәм уздырды. Балалар өчен спорт, интерактив уен, иҗат мәйданчыклары эшләде. Үзләрен сөендергән, уеннар һәм бүләкләр белән куандырган абый-апаларын сабыйлар озак вакыт күңелләрендә саклар. Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев