Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бакча яңара

Балалар бакчаларында сабыйларга белем һәм тәрбия бирү өчен тиешле шартлар тудыру мәсьәләсе – район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә. Соңгы елларда район үзәгендәге “Кояшкай”, “Ләйсән”, “Миләшкәй”, Вәрәшбаш, Яңа Усы, Мәлләтамак, Метрәй, Иске Карамалы балалар бакчаларына капиталь ремонт үткәрелгән иде. Быел чират Мөслимдәге “Карлыгач” балалар бакчасына җитте.

– “Карлыгач” бакчасында эш күләме аз түгел. Май азагында ремонт эшләрен башлап җибәргән “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте эшләрне ике-өч айда төгәлләргә планлаштыра. Бакча ремонты өчен республика бюджетыннан 16 млн 652 мең сум акча бүлеп бирелде, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Әхмәтов. 
Ремонт вакытында бакчаның түбәсе алыштырылып, фасады тышланачак. Су, җылыту, канализация торбалары алыштырылачак, яңа ишек-тәрәзәләр куелачак, бинаның түшәмнәре, стеналары ремонтланып, беренче каттагы уен бүлмәләренә һәм бәдрәфкә җылы идән ясалачак. 
– Әлеге бакчага минем улым йөри. Ремонт керүгә бик сөендек. Ни дисәң дә, беренче чиратта матурлыкны күреп куанасың бит. Бакчада ягымлы тәрбиячеләр, тәмле аш-су, чиста-пөхтә урын-җир булса да, тышкы кыяфәте бакчабызны бер дә бизәми иде. Бина ремонты бик тиз булмас, билгеле. Сабыр булырга гына кирәк. Балаларыбыз өчен уңайлыклар тудырыла, дип куанабыз гына, – ди Эльвира Шабаева. 
“Карлыгач” балалар бакчасы 1992 елда сафка баскан. Шул чордан бирле ремонт күрмәгән ике катлы бинада дүрт төркем эшләде. 75 балага гына исәпләнеп салынса да, бакчага һәрвакыт 100гә якын бала йөрде. Күпчелек әти-әниләрнең сабыйларын нәкъ менә шушы балалар бакчасына йөртергә теләүләрен исәпкә алып, җитәкчелек балалар санын кыскартмады. 
– Безнең өчен көтелгән ремонт бу! Шактый таушалган җылылык һәм су системалары куркыныч тудыра башлаган иде. Ремонт вакытында кер юу һәм үтүкләү бүлмәләре берләштерелеп, балалар өчен физкультура бүлмәсе ясау планлаштырыла. Моңарчы сабыйлар спорт белән музыка залында шөгыльләнде. Бүлмә җиһазлары өлешчә генә яңартылыр, дип уйлыйбыз. Чөнки урын-җир һәм башка җиһазларны бакчабыз откан грант суммасына алган идек, – ди бакча мөдире Гөлнур Фазлыева. 
Капиталь ремонт вакытында балаларны Мөслим урта мәктәбенә күчереп торганнар. Анда бүген 59 бала йөри. Балаларга уйнау, ашау, йоклау һәм шөгыльләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Кайбер ата-аналар ремонт вакытында балаларын бакчага йөртми торырга булган. Яңа уку елыннан “Карлыгач” балалар бакчасының ясле төркеменә 19 бала килер, дип көтелә. Уңайлы, заманча ремонт үткән бакча балаларны үзе дә елмаеп каршы алыр! 


Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев