Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Юбилей уңаеннан

Өченче һәм аннан күбрәк бала алып кайтучы күпбалалы гаиләләр саны арта.

Район гражданлык хәле актларын теркәү (ГХАТ) бүлегенә йомышы төшмәгән кеше юктыр. Никахлашу, бала туу, аерылышу, документларда хәреф хатасын төзәтү, уллыкка алу, исемне үзгәртү һәм башка бик күп төрле дәүләт хезмәтләре шушы орган эшчәнлеге белән бәйле.
18 декабрьдә ГХАТ хезмәте оешуга 105 ел була. Юбилей уңаеннан район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимовага ТР Министрлар кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Мактау грамотасы бирелде. “2022 елда гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы” республика бәйгесендә Мөслим ГХАТ бүлегенең баш белгече Диләрә Шакирова “Гаилә теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы” номинациясендә III дәрәҗә дипломга лаек булды. 
– ЗАГСта эшли башлагач, миңа яшь парлар шундый ягымлы, ихлас, яхшы кешеләр кебек тоелды. Аннары тагын бер буын яшьләр килде – тагын да яхшырак. Алар нәрсә теләгәннәрен беләләр! Мөнәсәбәтләрендә эчкерсезлек, мәхәббәт хөкем сөрә. Туйларын да бик җентекләп үзләре оештыралар. Бу бик яхшы! Узган 10-12 елга караганда никахлар азрак, аның каравы алар кыйммәтлерәк. ЗАГС дигәч, күпләрнең күз алдына пар балдаклар һәм Мендельсон маршы белән башланган тантана киләдер. Безнең эшчәнлек мондый мизгелләрдән генә тормый. Һәр нәрсәне теркәп бару, электрон базага кертү дә мөһим. Бүгенге көндә район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә кәгазь һәм электрон вариантта 130 мең архив язмасы саклана. 100 ел бездә сакланганнан соң алар, мәңгелек саклануга дип, республиканың милли архивына тапшырыла, – ди Язилә Мәгалимова.
Гражданлык хәле актларын теркәү, беренче чиратта, һәркем тормышындагы иң кадерле вакыйга – туй белән бәйле. Быел ел башыннан җирлегебездә 95 пар язылышкан. Пар балдаклар алышучыларның 32се – кабаттан никахка керүчеләр. Иң өлкән кияү белән кәләшкә – 74 яшь. Мөслим ГХАТ бүлегендә быел җәй чит ил гражданнары да мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән.
– Узган ел белән чагыштырганда, бала туу артты, шул ук вакытта аерылышучылар саны да күбәйде. Яшьләр әз генә ачуланышу белән ГХАТ бүлеге ишеген шакый. Бүгенге яшьләргә сабырлык, бер-береңә юл кую кебек сыйфатлар җитеп бетми. Тормыш булгач, төрлесе була, йортта савыт-саба шалтырамый тормый. Ләкин һәр нәрсәдә чик булырга тиеш, дип уйлыйм. Унбер ай эчендә 61 парның гаилә корабы “комга терәлде”. Никахны тантаналы теркәү вакытында да, башка чараларда да мин дулкынлану хисләре кичерәм. Никадәр күбрәк эшләсәң, шулкадәр тәҗрибә һәм белем аласың. Кешеләр тормышында, киләчәгендә җаваплылык барлыгын сизәсең. Үзең теркәгән парларны урамда күргәч эчкә җылы керә, аларның тормышларында нинди роль башкарганыңны тагын да ныграк аңлыйсың. Алдагы елларга караганда, яшьләр хәзер башкачарак, заманча. Аларга туй индустриясе өлкәсендә бик күп хезмәтләр билгеле. Көнбатыш традицияләрен кабатлый башладылар. Мәсәлән, теркәлү залында көтеп торучы кияү янына кәләшне әтисе алып керә. Кешеләр үз тамырларына, нәсел агачларына игътибар бирә башлады. Ата-бабаларын табырга теләп бик еш мөрәҗәгать итәләр. Быел җирлегебездә яңа туган кызлар һәм малайлар саны тигез. Бүгенге көнгә кадәр 34 кыз һәм 34 малай дөньяга аваз салып, якыннарын сөендерде. Якты дөнья белән хушлашучылар саны – 252 кеше, – ди Язилә Мәгалимова.
Әниләрнең күбесе икенче һәм аннан соңгы балаларын алып кайткан. 15 бала – беренче, 17 бала – икенче, 27 бала – өченче һәм 9 бала дүртенче һәм аннан соңгы балалар булып дөньяга килгән.
– Исем яисә фамилия үзгәртүчеләр дә бар. Быел унбер кеше исемен яки фамилиясен үзгәртте. Балага исем кушуга әти-әниләр күбесе алдан әзерләнә, исемнәр сайлый, безгә килеп исемнәр сүзлегеннән дә эзләүчеләр бар. Ләкин сирәк кенә булса да, килгәч тә уйланып торучылар бар. Бер елны әти кеше яңа туган улына таныклык алырга килде. Исем сайлап, таныклык алып киткәннән соң, кире килеп җиткән. Тормыш иптәшенә баланың исеме ошамыйча, яңадан башка исемгә алыштырырга сорады. Билгеле, исемне алай тиз генә үзгәртеп булмый. 14 балага быел әти билгеләү акты теркәлде. Федераль дәүләт мәгълүмат системасы гамәлгә кертелгәч, гражданлык хәле актларын теркәү буенча барлык төр таныклыкларны һәм белешмәләрне яшәү урыны буенча да алырга мөмкин. Бу эшне күпмедер җиңеләйтте, әлбәттә. Бик күп райондашларыбыз язылышу һәм аерылышу процессларында штампны паспортка куйдырмый башлады, – ди Язилә Мәгалимова.
ГХАТ бүлеге быел да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен тантаналы төстә билгеләп үтте. Ел саен бу көнне җирлегебездә яшәүче үрнәк гаилә хөрмәтләнә. Әлеге исемгә быел Баек авылында яшәүче Гөлдәмия һәм Тимерҗан Мортазиннар гаиләсе лаек булды. “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале бүгенге көнгә кадәр җирлегебездәге унөч гаиләгә тапшырылган. 
Соңгы ярты гасыр эчендә Мөслимдә иң “уңышлы” ел 1972 ел булган. Ул елны районда 458 сабый дөньяга килгән (чагыштыру өчен: быел 69 бала теркәлгән). Иң аз бала 2021 елда туган – 64.
Соңгы ярты гасырда 1978 елда үлүчеләр саны иң түбән – 228, 2021нче елда иң югары үлем саны күзәтелгән – 430.
1983 ел иң күп гаилә корган ел булып тарихка кереп калган – 375 пар язылышкан. 2020 елда иң аз язылышу теркәлгән, бары тик 90 пар балдаклар алышкан.
2009 елда Мөслим районында бик күп гаилә таркала – 66, ә менә аерылышуларның иң азы 1975 елда теркәлгән – 9.
Елның беренче һәм йөзенче баласын тәбрикләү дә җирлегебездә матур традицияләрнең берсе булып кала. Быел район хакимияте вәкилләре һәм ЗАГС хезмәткәрләре Фәнзилә һәм Данил Каюмовлар гаиләсенә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Лилия Шәймиева

 Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев