Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Аюпов" крестьян-фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләренең финиш өлешенә килеп җитте

«Әюпов» крестьян - фермер хуҗалыгы Тойгелде һәм Чия - Түбә авылларында 3000 гектар җирне берләштерә. Тойгелде җирлегендә 2000 гектар, Чия - Түбәдә 1000 гектар җир исәпләнә. Хуҗалыкта көзге бодай 500 гектар чәчелгән. Язгы чәчү чорында барлыгы 1000 гектар арпа, 1500 гектар язгы бодай чәчү башкарылган. Чәчү эшендә Ризит Гыйләҗев һәм...

«Әюпов» крестьян - фермер хуҗалыгы Тойгелде һәм Чия - Түбә авылларында 3000 гектар җирне берләштерә. Тойгелде җирлегендә 2000 гектар, Чия - Түбәдә 1000 гектар җир исәпләнә. Хуҗалыкта көзге бодай 500 гектар чәчелгән. Язгы чәчү чорында барлыгы 1000 гектар арпа, 1500 гектар язгы бодай чәчү башкарылган.

Чәчү эшендә Ризит Гыйләҗев һәм Газинур Бәхтегәрәев җитәкчелегендә 2 агрегат эшли. Чәчүлек орлык ташуда Фәндәс Дәүләтов, Фәнис Гыймаев, ярдәмчеләр Илдан Хәбибуллин, 94 профессиональ училище студенты Рәзил Нәбиуллин хезмәт куялар.

Хуҗалыкта җир эшкәртү буенча да эш дәвам итә. МТЗ - 1221 тракторларында Владик Дорофеев, Владимир Сидякин һәм Фәнил Тәхәуов барлык булган җирләрне эшкәртүне төгәлләп киләләр.

Чәчү беткәч тә хуҗалык механизаторлары тик торырга җыенмыйлар. Бүгеннән үк алар уҗымнарны тукландыру һәм тәрбияләү эшенә керешәчәкләр.

Озакламый басу - кырлар да тулышып килгән башаклар шавы ишетелер, ә аннан соң урып - җыю эшләре дә башланып китәр. "Әюпов" крестьян - фермер хуҗалыгында әлеге чарага да, инде бүгеннән үк бар техника әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев