Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Авыл клублары яңара

Җирлегебездәге “ПерфектСтрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 2016 елда төзелеп, нигездә төзү һәм капиталь ремонт эшләре белән шөгыльләнә. Җәмгыять составында 10 кеше эшли. Җәйге сезонда аларның саны 20-25кә җитә.

Җирлегебездәге “ПерфектСтрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 2016 елда төзелеп, нигездә төзү һәм капиталь ремонт эшләре белән шөгыльләнә. Җәмгыять составында 10 кеше эшли. Җәйге сезонда аларның саны 20-25кә җитә. Техникага килгәндә 1 экскаватор-төягеч, автокраннары бар. Киләсе елга куәтле экскаватор алырга планлаштыралар.

“ПерфектСтрой” җәмгыяте төзүчеләре узган елларда “Кояшлы Ык” ял зонасы төзелешендә үзләрен яхшы яктан гына күрсәтергә өлгергән иде. Канал аша чыгучы өч күпер, амфитеатр, кызыну урынындагы пергола (кояштан саклаучы җайланма) алар көче белән ясалды, җәяүлеләр өчен брусчаткадан тротуар да эшләнде. Быел да күләмле эшләргә алынганнар. Мәдәният учреждениеләренә капиталь ремонт республика программасы буенча ике мәдәният йортында ремонт үткәрәләр.

– Олы Чакмак һәм Тойгелде мәдәният йортларында эшне февраль аенда башлап җибәргән идек. Олы Чакмакта төзү-реконструкция эшләрен төгәлләдек инде. Республика бюджетыннан 8 млн 959 млн сум акча бүленде ремонт өчен. Авыл җирлеге буенча халыктан җыелган үзара салым акчасына койма койдык. Җирлек башлыгы, ремонт барышы белән кызыксынып, техника белән дә, башка мәсьәләләрдә дә ярдәм итеп торды, – ди җәмгыять директоры Рушат Рөстәмов.

1970 елда төзелгән мәдәният йорты, моннан 15 ел элек түбәсен алыштыруны исәпләмәгәндә, капиталь ремонт күрмәгән. Соңгы унике елда җылылык системасының тиешенчә эшләмәве аркасында бинада утыручылар кышын катып-өшеп интеккән.

– Егетләр бик яхшы эшләделәр. Ишек-тәрәзәләр, идән-түшәмнәр алыштырылды, җылылык һәм электр челтәрләре яңартылды, су кертелде һәм чыгарылды, бәдрәфләр эшләнде. Гомумән, төзүчеләр кулы тимәгән бер генә урын да калмады. Тышкы төзекләндерү эшләрен дә башкардылар, бина алдына брусчаткага кадәр җәйделәр, – ди Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин.

Яңарган бина күпфункцияле үзәк ролен үтәячәк. Мәдәният йорты белән бергә бер түбә астында фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлеге, китапханә һәм авыл җирлеге советы да халыкка хезмәт күрсәтәчәк.

Финанслау тоткарлану сәбәпле, Тойгелде мәдәният йортында башланган капиталь ремонт эшләре озаккарак сузылган. Бина шактый иске булуы аркасында штукатурлауны тулысынча өр-яңадан эшләгәннәр, бүлмәләр бүлгәннәр.

– Инде эчке эшләр һәм фасад ремонты төгәлләнү алдында. Җылылык системасын яңартасы калды, – ди Рушат Рөстәмов.

Тойгелде мәдәният йорты ремонты өчен республика казнасыннан – 4 млн 570 мең сум, район бюджетыннан 1 млн сум акча бүленгән, брусчатка җәйдерүнең бер өлешенә үзара салым акчасы тотылган.

Күләмле төзү-төзекләндерү эшләре артында бригадир Александр Спиридонов җитәкчелегендә вакыт белән дә, ял белән дә исәпләшмичә эшләүче фидакарьләрнең тырыш хезмәте ята. Мөслимдәге “Аргамак” ат спорты мәктәбендә Илдар Хәйруллин җитәкчелегендә эшләүче бригада егетләре дә күләмле эшләр башкара. Биредә алар өстәмә тораклар төзү белән мәшгуль.

“ПерфектСтрой” җәмгыяте эшчәнлегенең икенче юнәлеше – авыллардагы тузган су челтәрләрен төзекләндерү. Бу эшләр тракторчы-бригадир Николай Спиридонов җитәкчелегендә алып барыла. Быел халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына Мәлләтамак авылында – 1 км арада, Торышта – 650, Симәктә ике урамда гомуми озынлыгы 950 метр булган су линияләрен яңартканнар. Бер үк вакытта халык үтенече буенча шәхси йортларга да кертәләр суны. Шушы көннәрдә күрше Актаныш районында да су челтәрләрен алыштыру эшенә керешәчәкләр икән. Эшләгәнгә эш карышмый, диләр. Әнә шулай бар җиргә дә өлгерә “ПерфектСтрой” җәмгыяте төзүчеләре.

Әлфинур Ногманова.

Фото – Олы Чакмак авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев