Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Авыл хуҗалыгына зур инвестицияләр кертелә

Район икътисадының нигезен тәшкил итүче авыл хуҗалыгы тармагында эшләр торышы турында район башлыгы Рамил Муллин белән сөйләштек.

– Рамил Хәмзович, игенчелектә сезон тәмамлану алдында. Тармакта ел нинди күрсәткечләр белән билгеләнә?
– Һава шартлары игенчелек өчен бик үк уңай килмәсә дә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре елны матур күрсәткечләр белән тәмамлый. Быел бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 47 мең 463 гектар мәйданда игелде. Җитештерелгән ашлыкның тулай җыемы 137 мең 747 тоннага җитте. Узган ел бөртеклеләр мәйданы артыграк булуга карамастан, тулай җыем 14 мең тоннага кимрәк булган иде. Быел район буенча һәр гектардан уртача 29 центнер уңыш җыеп алынды. “Туган як” агрофирмасында, “Әюпов”, “Исламов”, “Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыкларында гектар биреме 31,4-30,6 центнер тәшкил итте. Ел уңышына ныклы нигез салу, агрочараларны технологик срокларда югары сыйфат белән башкару бәрабәренә гектар биреме күпкә артты. Соңгы елларда чәчүлек орлыкның сыйфатына зур әһәмият бирелә. Бигрәк тә “Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмаларында, “Исламов”, “Әюпов”, “Авзалов” хуҗалыкларында югары репродукцияле орлыклар сатып алуга финанс средстволарын кызганмыйлар. Ел уңышы астына кертелгән минераль ашлама күләме дә арта бара. Быел ул тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 72 килограмм күләмендә кертелде. “Август-Мөслим”дә бу күрсәткеч – 120, “Туган як”та 73 килограмм тәшкил итте.
Игенчеләрне урак чорында озакка сузылган яңгырлар да шактый сынады быел. Алдынгы технологияләргә йөз белән борылган аграрийлар, ситуациядән чыгуның заманча ысулларын кулланып, югалтуларга чик куйды. Әйтик, “Август-Мөслим” агрофирмасында һәм “Исламов” хуҗалыгында комбайннар эшенә тоткарлык тудырмас өчен ашлыкны дымлы килеш җиңсәләргә салып бардылар. Бу яңалыкны республикада безнең районда гына кулландылар.
Бу көннәрдә районда техник культуралар уңышын җыю дәвам итә. Быел техник культуралар 15 мең гектардан артык мәйданда үстерелде. Аның 8755 гектарын бөртек өчен үстерелгән көнбагыш алып тора. Көнбагышның яртысына якыны җыеп алынды инде. Әлегә гектар биреме 17 центнер тәшкил итә.
– Соңгы елларда районның авыл хуҗалыгы тармагына зур инвестицияләр кертелә. Бу өлкәдәге вәзгыятькә дә тукталу урынлы булыр.
– Узган ел авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан кертелгән инвестицияләр күләме район буенча 2 млрд сумга якын тәшкил иткән иде. Аның яртысы “Август-Мөслим” агрофирмасына туры килде. “Намус” агрофирмасы – 166 млн, “Август-Мөслим” ашлык кабул итү предприятиесе – 146 млн, “Чайка” фермер хуҗалыгы – 72 млн, “Туган як” агрофирмасы 60 млн сум инвестиция җәлеп итте. “Август-Мөслим” агрофирмасы быел да иң күп күләмдә (500 млн сум) инвестиция кертте. Бу – авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне модернизацияләү, егәрле заманча техника, ашлама, үсемлекләрне саклау чаралары, чәчүлек орлык сатып алу өчен киткән чыгымнар.

Районның икътисадый үсешендә “Август-Мөслим” агрофирмасы аерым урын алып тора. Кыска гына вакыт эчендә ул 2 млрд сумнан артык инвестиция кертте.
Моннан тыш, быел компания 2400 баш савым сыерга исәпләнгән “кросс-вентиляция” технологиясе нигезендә роботлаштырылган сөтчелек комплексы төзи башлады. Аның беренче чираты 1200 баш сыерга исәпләнгән. Комплексны куллануга тапшыру 2020нче елның өченче кварталына билгеләнгән. Планлаштырылган инвестицияләр 1 млрд 200 млн сум тәшкил итәчәк.
– Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү һәм хәзерләүдә крестьян-фермер хуҗалыклары һәм гаилә фермалары да зур урын алып тора бит әле.
– Бүгенге көндә районда 66 крестьян-фермер хуҗалыгы, шул исәптән 55 гаилә фермасы үз эшчәнлеген алып бара. Аларның 20се үсемлекчелек һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Кошчылык белән – 27, мөгезле эре терлек симертү буенча – 4, бөртекле культаралар җитештерү белән 2 фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Сарыкчылык, яшелчәчелеккә өстенлек бирүчеләр дә бар. Соңгы елларда гаилә фермалары һәм яңа эш башлаучы фермерлар программалары буенча барлыгы 80 млн 327 мең сум грант алынды.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга республика ярдәме программасы нигезендә агымдагы елда сөт юнәлешендәге 8 мини-ферма төзелә. Фермерлар дәүләт программаларында актив катнаша. “Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы нигезендә 2019 елда өч фермер гомуми суммасы 6 млн сумлык дәүләт ярдәме алды.
“Крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы нигезендә өч фермер гомуми суммасы 22 млн 479 мең сум күләмендә грант отты. Район фермерлар тарафыннан алынган грантлар буенча республика буенча уникенче позициядә тора.
Сөт юнәлеше буенча эшләүче крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рәшит Миңнегалиев узган ел 7 млн 727 мең сумлык грант откан иде. Фермер әлеге акчага 100 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек фермасы төзеп, эксплуатациягә тапшырды, 2 млн сумлык җиһаз кайтарды, 800 мең сумга таналар сатып алды. Кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 15 млн сум тәшкил итте.
– Рамил Хәмзович, кече һәм урта эшмәкәрлек юнәлешендәге эшчәнлеккә дә тукталсагыз иде.
– Бүгенге көндә районда эшмәкәрлекнең җитештерү белән шөгыльләнүче 487 субъекты теркәлгән. Эшмәкәрләр арасында эшчәнлекләрен киңәйтүчеләр шактый. Агымдагы ел башыннан яңа төзелгән 66 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлде. Бүгенге көндә кече һәм урта предприятиеләрдә 1284 кеше эшли. Тулай товар җитештерүдә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өлеше 40,2 процент тәшкил итә.
2019 елда Экспортка ярдәм итү үзәге реестрына эшкуарлыкның дүрт субъекты – “Агромастер” җитештерү компаниясе, “АгроЛидер”, “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, “Кәрамов” крестьян-фермер хуҗалыгы кергән иде. Алга таба экспортерларны арттыру планлаштырыла. Җирле җитештерүчеләргә продукцияне республикада һәм Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә сату өчен яхшы мөмкинлек булачак.
Бу уңайдан “Агромастер” җитештерү компаниясе эшчәнлегенә аерым тукталасым килә. Компания җитештерү куәтен елдан-ел арттыра бара. Бүгенге көндә биредә 250 төрдән артык авыл хуҗалыгы техникасы һәм светодиод яктырткычлар җитештерелә. Быел TIKKERDISK катнаш чәчү комплексын конвейерлы җитештерүгә куйдылар. Аны елга 30 берәмлек җитештерергә планлаштыралар. Предприятие базасында егәрлеге 335 ат көченә кадәр булган яңа Т-360 тракторы эшләнә. Ул киң алымлы чәчү комплекслары, авыр культиваторлар, дисклы тырмалар һәм катнаш кораллар белән эшләү өчен билгеләнгән. РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында тракторны сертификацияләү буенча эш алып барыла. Тракторларны җыю буенча җитештерү цехын реконструкцияләү эшләре дә бара. Ел ахырына кадәр компаниядә продукция җитештерүнең планлаштырылган күләме 1 млрд 500 млн сум тәшкил итәр, дип көтелә. Бу – ел дәвамында 750 берәмлек техника җитештерелә, дигән сүз.
– Районның кошчы-фермерлары тәҗрибәсе республика буенча үрнәк итеп куела. Тармак күрсәткечләренә аерым тукталу кирәктер.
– Ит җитештерүдә кошчылык тармагы зур урын алып тора. Ел башыннан районда 3922 тонна ит җитештерелде, шулардан кош ите 83 процент тәшкил итә. Кош ите җитештерү буенча республикада җиденче урында торабыз. 2013 елда районда нибары 9 кошчы-фермер теркәлгән булса, хәзерге вакытта 27 кош үрчетү мәйданчыгы эшли. Якын арада тагын 5 мәйданчыкта эш башлау планлаштырыла. Һәр мәйданчыкта ел саен 3 млн сумнан 50 млн сумга кадәр инвестицияләр кертелә. Бүгенге көндә райондагы буш терлекчелек тораклары – кошчылык белән шөгыльләнүче җирле фермерларда. Бер торакны кошчылык өчен реконструкцияләү өчен 5 млн сумнан 15 млн сумга кадәр финанс средствосы җәлеп ителә.
Кошчы-фермерлар арасында җаваплылыгы чикләнгән “Чайка” җәмгыяте кошчылык продуктлары җитештерүне югары технологияле нигездә башкаруы белән аерылып тора. Бүгенге көнгә әлеге җәмгыять 20 мең баш кошка исәпләнгән тагын ике корпус ачарга планлаштыра. Еллык капитал салу күләме 300 млн сум тәшкил итә.
2000 елда Баек авылында кошчылык юнәлешендә эшли башлаган фермер Илнар Закировның эшчәнлеген дә билгеләп үтәргә кирәк. Ул бүген 20 мең йомырка тавыгы үстерә. Инвестицияләр күләме 50 млн сум тәшкил итте. Быел, җаваплылыгы чикләнгән “Август-Мөслим” җәмгыятеннән буш объектларны сатып алып, 100 мең тавык үстерүгә исәпләнгән ферманы реконструкцияли башлады. 15 млн сумнан артык инвестиция кертте. Фермер реконструкция эшләрен агымдагы елның декабрь аена төгәлләргә планлаштыра. Илгиз Зиннуров крестьян-фермер хуҗалыгы кошчылык юнәлешендәге эшчәнлеген 2017 елда башлаган иде. Тат. Бүләр һәм Үрәзмәт авылларындагы ташландык биналарны ремонтлап, йомырка тавыклары үстерү белән шөгыльләнә. Бүген ул 100 мең йомырка тавыгы үстерә. Склад биналарын реконструкцияли. Инвестицияләр күләме 30 млн сумнан артып китте. Узган ел сәгатенә 1 мең тонна катнаш азык чыгарырга сәләтле заводны кулланышка керткән иде. Районның кошчы-фермерлары ел дәвамында халыкка 500 меңгә якын тавык, 120 мең бройлер, 2 млн чеби сатты.
– Кошчы-фермерлар саны һаман артуга таба, дип беләбез.
– Әйе, бүгенге көндә Рафаэль Гыймаев крестьян-фермер хуҗалыгы, “ИнвестАгро” банкрот массасы биналарын сатып алып, Михайловка авылында сезонга 360 мең бройлер чебиенә исәпләнгән биш торакны реконструкцияли. Инвестицияләр күләме 160 млн сум тәшкил итте. 40 яңа эш урыны булдырылды. “Гыймаев” крестьян-фермер хуҗалыгы – сәгатенә 1,5 баш, сменага 15 тонна ит җитештерүчәнлегенә ия булган сугым цехы төзи башлады. Предприятиедә үстерелгән кош-кортлар сугым цехы аша үтәчәк. Цех киләсе елның июнендә эшли башлар, дип планлаштырыла.
Эшмәкәрләребезнең “Биржа мәйданчыгы” агрегаторында эшне уңышлы үзләштерә башлавын да әйтергә кирәк. Анда безнең районнан кече һәм урта эшмәкәрлекнең 7 субъекты кергән, шуның дүртесе актив эшли. Биржа мәйданчыгы аша җирле җитештерүчеләр үз продукцияләре белән гомуми белем мәктәпләрен һәм мәктәпкәчә учреждениеләрне тәэмин итә. 2019 елда биржа мәйданчыгында сатып алулардан файда 3 процент тәшкил итте.

Әңгәмәдәш – Әлфинур Ногманова.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев