Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Авыл хуҗалыгы уңганнары хөрмәтләнде

Әлеге чарада Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә делегация дә катнашты.

Кичә Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Уңыш бәйрәмен билгеләп үтте. Татарстанның төрле район башлыклары, хезмәт алдынгылары, дәүләт тармагы вәкилләре “Корстон”ның баллар залында 2018 елгы уракка йомгак ясады. Әлеге чарада Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә делегация дә катнашты. Алар арасында район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Ренат Вәлиев, “Намус” агрофирмасы директоры Фәрит Гыйрфанов, “Август-Мөслим” агрофирмасы директоры Наил Муллин, “Туган як” агрофирмасы директоры Рәдиф Габидинов һәм агрофирманың баш агрономы Иршат Әхмәтов, “Исламов” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Исламов, “Хамадишин” хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Хәмәдишин һәм хезмәт ветераны Ильяс Зиннуров бар иде. Алар “Корстан” да узган тантаналы чарада катнашты. ТР Президенты Рөстәм Миңнихановның бәйрәм уңаеннан котлауларны кабул иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев