Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Авыл хуҗалыгының киңәшмәсе үтте

Бүген район хакимият бинасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашында киңәшмә үтте. Киңәшмәдә район башлыгы Рамил Муллин, Органик групп җәмгыяте генераль директоры Илдар Гимадиев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә алдыннан Илдус Харисович мөслим районы авыл хуҗалыгы һәм...

Бүген район хакимият бинасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашында киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә район башлыгы Рамил Муллин, Органик групп җәмгыяте генераль директоры Илдар Гимадиев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә алдыннан Илдус Харисович мөслим районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мисхәт Нәбиевка ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген, Рамил Муллин район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Рамил Хәмзович район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең яңа җитәкчесен дә тәкъдим итте. Ул - Хуҗин Альберт Роберт улы. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгында эш барышы анализланды, 2016 елга бурычлар билгеләнде. Район хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге турында да сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев