Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ат урынына җигелделәр

Якшәмбе көнне троеборье уеннарында катнашкан спортчылар да, җанатарлар да “спортта көтелмәгән хәлләр дә була икән” дигән нәтиҗәгә килде. 16 кг авырлыктагы герне еракка ату, ком тутырылган 50 килограммлы капчыкны вакытка күтәрү, ат чанасын вакытка тартып бару кебек ярышларны үз эченә алган троеборье бәйгесе бик җанлы узды. 

Узган атнада да XXIX кышкы спартакиада ярышлары ике көн дәвам итте. Мөслимдәге универсаль спорт залында оешма-предприятиеләр баскетбол буенча көч сынашты. Бу төр ярышта барлыгы 200дән артык кеше катнашты. Ир-егетләр арасында беренчелек лицей командасына бирелде. Уен башыннан җиңүләренә бернинди шик булмаган үзәк хастаханә командасына, көндәшләренең тактикаларын кабул итә алмыйча, өченче урын белән канәгатьләнергә туры килде. Тимур Хантимеровның рәттән 8 туп кертүен күреп, җанатарлар “аһ” итте. Мондый күрсәткечләргә һөнәри спортчылар да ирешә алмыйдыр. Икенче урында – ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлеге, юстиция, Росреестр, “Ләйсән” балалар бакчасының берләштерелгән командасы.

– И-и, бу ябык кына егетләр бер капчык комны ничек күтәрсен инде?! Әллә юри чыгарганнар боларны? – дип, мәйдандагы егетләрне жәлләп утырган өлкән яшьтәге бер апаның борчылуы йөзенә чыккан иде. Ләкин... имәндә икән бит чикләвек! Үзләрендә Шварценеггер гәүдәсе булмаса да, хәтерләтмәсә дә, гимназия директоры Азат Мирзаянов, төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе хезмәткәре Рөстәм Җәлилов, әллә нинди “силач”ларны артта калдырып, бу бәйгенең “иң-иң”нәре булдылар. Алар икесе дә 50 кг авырлыктагы комлы капчыкны бер минутка 34шәр мәртәбә күтәрделәр. Район Советы һәм Башкарма комитеты командасыннан Айдар Мотыйгуллинның күрсәткече 35 булды. 
Ат чанасын шулай ук вакытка 20 метрга тартып алып баруда да сынатмады уенчылар. Универсаль спорт залы бинасы янындагы юлда чана тартып йөгерүчеләрне күреп, хәтта шоферлар да гаҗәпкә калды. Җиңнәрен сызганып, аяк киемнәрен салып ташлап, бөтен көчләрен биреп чана тарткан егет-кызларга карап торуы соклангыч иде шул! Бер команданың да бирешәсе килмәде. 
Чанага 3 капчык та салганнар бит әле! Аларның һәммәсенә ком тутырылган,150 килограмм авырлык булгандыр. Шул чананы тартып йөгер әле син! Мөслим урта мәктәбе командасы бәйгенең җиңүчесе булды. Икенче урында – газ участогы, “Россельхозбанк”, “Миләшкәй” балалар бакчасының берләштерелгән командасы калса, өченче урында – гимназия. 
Якшәмбе көнне командалар шахмат һәм шашка уеннарында да көч сынашты. Шахмат буенча беренче урынны район Советы һәм Башкарма комитеты командасы яулады. Икенче урында – гимназия, өченче урында – ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлеге, юстиция, Росреестр, “Ләйсән” балалар бакчасының берләштерелгән командасы. 
Шашка уенында почта һәм электр элемтәсе узеллары командасы беренче урынны алды. Мәдәният бүлеге, аграр көллият, социаль яклау бүлегенең берләштерелгән командасы икенче урынга лаек булды. Үзәк хастаханә командасы – өченче урында. Җинүчеләр һәм призерлар Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнде. 
Гомуми нәтиҗәләр буенча, 595 очко туплап, гимназия беренче урында бара. 559 очко белән район эчке эшләр бүлеге командасы – спартакиада уеннарының икенче баскычында, мәдәният бүлеге, аграр көллият, социаль яклау бүлегенең берләштерелгән командасы өченче урында. 
– Бу атнада спартакиада уеннарына авыл җирлекләре дә кушыла. 16 февраль көнне Олы Чакмак, Әмәкәй, Симәк һәм Мухан зоналарында узачак ярышларда командалар волейбол, чаңгы эстафетасы, татарча көрәш, армспорт, канат тартышу, шахмат һәм шашка уеннарында көчләрен сынаячак. 17 февраль көнне “Кояшлы Ык”та – биатлон һәм универсаль спорт залында өстәл теннисы ярышлары үтәчәк. Зоналарда беренче урынны алган командалар финалга чыгачак. Ул 2 мартта узачак. Ярышлар 9:00 сәгатьтә башлана, – ди районның массакүләм мәдәни-спорт чаралары дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов. 
Лилия Шәймиева. 
Фотолар – яшьләр белән эшләү һәм спорт 
бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X