Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Икмәк кабул итү предприятиесе ашлык кабул итәргә әзер

Икмәкне суктырып алу гына түгел, чистартып, тиешенчә киптереп, саклау урыннарына куярга да кирәк. Монысы – ашлык кабул итү предприятиеләренә йөкләнүче бурыч.

Урак якынлашкан саен авыл хуҗалыгы формированиеләрендә гадәттә җиңнәрне ныграк сызгана башлыйлар. Ел ничек килер? Үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен тагын нинди мөмкинлекләрдән файдаланып була? Җитәкче һәм белгечләрне әнә шундый сораулар борчый. Икмәкне суктырып алу гына түгел, чистартып, тиешенчә киптереп, саклау урыннарына куярга да кирәк. Монысы – ашлык кабул итү предприятиеләренә йөкләнүче бурыч. “Август-Мөслим” җәмгыятенең ашлык кабул итү предприятиесендә дә бу көннәрдә кызу эш өсте. Коллектив ел урагының беренче олауларын кабул итәргә әзерләнә. Дүшәмбе көнне биредә кабул итү комиссиясе эшләде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, “Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәге” федераль учреждениесе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, предприятиенең быелгы уңышны кабул итүгә әзерлек дәрәҗәсен тикшереп, оешманың эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Гомуми мәйданы 13 гектар булган предприятиенең 30 мең тонна ашлык кабул итү һәм саклау мөмкинлеге бар бүген. Басулардан килгән ашлыкның юлы лабораториядән башлана. Быел аның бинасына косметик ремонт үткәрелгән, җылылык кертелгән, кайнар су көйләнгән. Бөртектәге җилемсә күләмен тиз арада билгеләү өчен 1 млн 200 мең сумлык өр-яңа җайланма кайтарганнар.

Предприятиедәге дүрт сушилка да сезонга әзер дип бәяләнде. Аның икесенә капиталь ремонт үткәргәннәр. Ике сушилкага ашлыкны чистартып кертү өчен “БИС-100” сепараторлары урнаштырылган. Икмәк күтәрү өчен өч “НМ-100” җайланмасы алганнар. Биредә Бишенче сушилка төзелеше бара бүген.

– Аның куәте сәгатенә 50 тонна ашлык киптерүгә исәпләнгән. Сушилканы Түбән Новгородтан килгән белгечләр монтажлый. Аны августның 20ләренә файдалануга тапшырырга уйлыйлар. Яңа сушилкада рапс, җитен һәм көнбагыш киптерү планлаштырыла, – ди предприятие директоры Айрат Шәмсетдинов.

Сезонга әзерлек кысаларында икмәк бушату мәйданчыкларын да ремонтлыйлар. Аның берсенә бетон җәюне төгәлләгәннәр инде. Икенче мәйданчык та шушы көннәрдә әзер булачак, диләр.

– Хуҗалыклардан килгән ашлыкны саклау өчен берсе-берсе 3200 тонна сыйдырышлы ун складыбыз бар. Алар икмәк калдыкларыннан чистартылды, бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы эшкәртелде. Ике складның түбәсен алыштырдык, – ди предприятиенең баш инженеры Рәшит Галиев. – Узган ел сезонга әзерлек алдыннан 3 млн сумлык җиһаз җайланма кайтарылган булса, быел бу сан 70 млн сумнан артып китте. Агрегатлар белән идарә итү өчен әзерлекле кадрларыбыз бар. Сушилкалар да, икешәр сменада эшләрлек итеп, эшчеләр белән комплектовать ителде.

Сезон вакытына җитәрлек эшчеләр дә алганнар. Аларның 13е – мәктәп укучылары. Араларында 2-3әр ел эшләүчеләре дә бар икән. Урап-җыю чорында һава шартлары уңай килсен дә, күп чыгымнар тотып үстерелгән икмәкне җыеп, ышанычлы саклау урыннарына куярга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы

Реклама
Реклама
2
X