Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Алдынгылар хөрмәтләнде (Фоторепортаж)

Татар халкында “чебешләрне көз көне саныйлар” дигән әйтем бар. Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә ел дәвамында башкарылган эшкә нәтиҗә ясадылар. Күрсәткечләр начар түгел. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын тәбрикләү тантанасында да әлеге тармакта эшләүчеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады, дан җырланды.

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узган тантаналы чарага авыл хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куючы, югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән егет-кызлар – алдынгылар җыелды. Тантанада тармакның хезмәт ветераннары, авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм аграр көллият укучылары да катнашты. Тантаналы чара авыл кешесенә, авыл хезмәтчәннәренә дан җырлаган театральләштерелгән күренеш белән башланды. Район башлыгы Рамил Муллин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәтен һәм тәбрикләвен җиткерде.

– Шөкер, соңгы елларда күрсәтерлек эшләребез, матур нәтиҗәләребез бар. Боларның барысы да – сезнең тырыш һәм тынгысыз хезмәтегез нәтиҗәсе. Мин сезгә тирән рәхмәтемне җиткерәм, – диде ул. – Биш ел элек район буенча 80 мең тонна икмәк җыеп алсак, быел әлеге күрсәткеч 138 мең тонна тәшкил итте. Бөртекле культураларның уртача гектар биреме – 29 центнер. Шушы ике ел эчендә генә дә 2 миллиард сумга якын техника сатып алынды. Бүген безнең басу-кырларны чит илдә җитештерелгән иң яхшы техника иңли. Районыбызга килеп, җирлек эшчәнлегенә өлеш керткән инвесторлар – “Намус”, “Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмаларына рәхмәтләребезне җиткерәбез. Авыл тормышы, җирдә эшләү ул – бик зур һәм авыр хезмәт. Җирлектә эшләүче вак крестьян-фермер хуҗалыкларына, Мөслимне таныткан кошчы фермерларга рәхмәт! Сезгә хезмәт уңышлары, гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек телим.

Район башлыгы авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан “Туган як” агрофирмасы савымчысы Гөлсия Вәгыйзовага, “Август-Мөслим” агрофирмасы механизаторлары Илгиз Хаковка, Динар Муллинга, Айзат Аскаровка, Марсель Шәриповка, Руслан Кәлимуллинга, агрофирманың бозау караучысы Индус Нуриевка, “Намус” агрофирмасының әйдәүче агрономы Динар Нәҗиповка, “Исламов” фермер хуҗалыгы механизаторы Фәнис Минһаҗевка, “Авзалов” фермер хуҗалыгы механизаторы Нияз Хәйбрахмановка (рәсемдә), Мөслим сөт комбинатының май цехы слесаре Фәнис Фәтхуллинга, “Август-Мөслим” икмәк кабул итү предприятиесе электромонтеры Илдус Нәбиевкә, “Фаиза” кооперативы тәэмин итүчесе Айнур Шәймурзинга, “Фаиза”ның цех мастеры Ленар Ганиевка, “Намус” агрофирмасы механизаторы Александр Лесновка, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе машина йөртүчесе Илназ Галимовка, “Мөслим сөте” җәмгыяте директоры Айгөл Сәхипгәрәевага, “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы машина йөртүчесе Нәзир Әюповка район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

ТР буенча “Россельхозцентр” ФДБУ филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тәбрикләүләрен җиткерде һәм “Туган як” агрофирмасы механизаторы Илнар Сөләймановка, “Мөслим сөт комбинаты” автомобиль ремонты буенча слесаре Ришат Мөхәммәтхановка, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Лилия Ильясовага, “Август-Мөслим” җәмгыяте бухгалтеры Әлфирә Кәримовага, “Намус” агрофирмасының склад мөдире Нәбирә Закировага, “Август-Мөслим” икмәк кабул итү предприятиесенең эретеп ябыштыручысы Илдус Кашаповка, “Кәлимуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Руслан Кәлимуллинга, “Авзалов” фермер хуҗалыгы механизаторы Ярулла Лотфуллинга, “Исламов” фермер хуҗалыгы операторы Илфат Кәрамовка, “Нуретдинов” фермер хуҗалыгы механизаторы Александр Петровка, ветеринария табибы Феликс Мөхәмәевка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Тәбрикләүчеләр арасында “Чаллы-икмәге” сәүдә йорты генераль директоры Эдуард Сөләйманов, “Август” компаниясенең Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре буенча бүлек җитәкчесе Айдар Галәүтдинов та бар иде. Айдар Галәүтдинов район башлыгына 20 млн сумлык сертификат тапшырды. Әлеге финанс ярдәме ике “КамАз” һәм ике төягеч техника алу өчен файдаланылган. Хезмәт ветераны, Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре Ильяс Зиннуров та районыбыз авыл хуҗалыгында уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. Бәйрәм тантанасы район сәнгать осталарының чыгышлары белән үрелеп барды.

Фәридә Гайнетдинова.

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X