Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Алда - Суперфинал

Узган шимбәдә оешма-предприятиеләр арасында баручы 26 нчы кышкы спартакиаданың финалы булды. Бу көнне командалар йөзү һәм канат тарту буенча көч сынашты. "Нептун" бассейнында узган йөзү бәйгесендә 17 команданың 13е катнашты. Команда составындагы ике ир-ат, бер хатын-кыз һәркайсы 50 метрлы дистанцияне ирекле стильдә үтте. Нәтиҗәдә Мөслим гимназиясе белән "Нептун" йөзү бассейнының...

Узган шимбәдә оешма-предприятиеләр арасында баручы 26 нчы кышкы спартакиаданың финалы булды. Бу көнне командалар йөзү һәм канат тарту буенча көч сынашты.

"Нептун" бассейнында узган йөзү бәйгесендә 17 команданың 13е катнашты. Команда составындагы ике ир-ат, бер хатын-кыз һәркайсы 50 метрлы дистанцияне ирекле стильдә үтте. Нәтиҗәдә Мөслим гимназиясе белән "Нептун" йөзү бассейнының җыелма командасы 1 урынны алды. Район Советы һәм Башкарма комитеты командасы - 2, юстиция командасы 3 урынга лаек булды.

Канат тарту бәйгесе аеруча киеренке барды, дисәк - ялгыш булмас. Әлеге төр бәйгедә 14 команда көч сынашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча спортның бу төрендә дә мөслим гимназиясе белән "Нептун" йөзү бассейнының җыелма командасына тиңнәр булмады. Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм күрсәтүчеләр командасы - 2 нче, район эчке эшләр бүлеге 3 нче урынны алды.

Гомуми нәтиҗәләр буенча район Советы һәм Башкарма комитеты командасы оешма-предприятиеләр арасында барган 26 нчы кышкы спартакиаданың тулы хокуклы җиңүчесе, дип танылды. Мөслим гимназиясе белән "Нептун" йөзү бассейнының җыелма командасы 2 урынга лаек булды. Мөслим лицее һәм мөслим урта мәктәбенең җыелма командасы 3 урынны алды. Район эчке эшләр бүлеге командасы быел 4 урында калды. Командаларга Мактау грамоталары, кубоклар һәм спорт инвентарьлары алу өчен сертификатлар тапшырылды.

Киләсе атнада - 5 март көнне спартакиада кысаларында суперфинал уеннары була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама