Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Акты ярсып кар сулары...

4 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Мөслим авылында 14 йортны су баскан.

Басудан Олы Чакмак юлы буйлап кар суы агу нәтиҗәсендә икмәк кабул итү предприятиесенә һәм газ участогы бинасына су керде. Газ участогы эшчеләре 3 апрельдә – язгы ташу ныклап төшкән вакытта бина территориясендә көймәдә йөрергә мәҗбүр булды. Бүлмәләргә агып кергән кар суы газ хезмәте эшчәнлеген күпмедер вакытка туктатты.

– Ишегалдын, теплицаларны су басты. Кар базындагы бәрәңгене чыгарып бетерергә җитешмәдек. Төне буе ихатада су насослары эшләде. Су генераторларын кешедән алып торырга туры килде. Башкача мөмкин түгел. Шаккатмалы бит! Юлларны ачу, торбаларның тишекләрен зурайту мөһим. Икмәк кабул итү предприятиесе белән элеккеге комбикорм заводы арасындагы юл һаман да проблемалы участок булып кала, – ди Марсель Садыйков.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 5 апрель санында укыгыз 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев